Татарстанда аз керемле гаиләләргә ярдәм итү буенча проект эшли башлый

 

 

Татарстанда кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр санын киметү буенча сынау проекты эшли башлый. Бу турыда Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Күп төбәкләр территориясендә аз керемле гаиләләрне ачыклау буенча тәҗрибә үткәрергә килештек. Бу аларга аз керемлеләр категориясеннән чыгарга ярдәм итү өчен кирәк», — диде ул Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч комиссия утырышында.

2021 елда бу технологияне бөтен илдә кертергә планлаштыралар. Моның өчен Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы кулланылачак.

Сынау проектлары кысаларында,  ярлы гаиләләргә максатчан ярдәм итү бурычын үтәргә кирәк, диде Максим Топилин. «Барыннан да элек, аларның 65 — 70 проценты балалы гаиләләр», — дип билгеләп узды ул.

Шулай ук сынау проектлары Кабардино-Балкария, Приморье крае, Иванов, Липецк, Түбән Новгород һәм Томск өлкәләрендә узачак.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram