Камал театры Кытайда халыкара фестивальдә катнаша

 

 

 

14 һәм 15 декабрьдә Кытайда Нанкин шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектаклен тәкъдим итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пресс-показ спектакля

Спектакль Ибсен Халыкара институты һәм дөньядагы иң борынгы университетларның берсе — Нанкин университеты оештырган «Күчеп йөрүче дөньялар» фестивале кысаларында уйнала.

Спектакльләрдән тыш, фестиваль көннәрендә Нанкин университеты студентлары һәм форумда катнашучылар өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев лаборатория үткәрәчәк. Ә Камал театры директоры Илфир Якупов түгәрәк өстәлдә катнашачак.

Пресс-показ спектакля

«Килмешәк» мистик драмасы — 2010 елда сәнгать өлкәсендәге халыкара бәйләнешләрне үстерү максатыннан Ibsen International Норвегия оешмасы үткәргән лабораториядә язылды.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram