Татар эшмәкәрләренә ярдәм итү максаты белән венчур инвестицион фонд ачылуы тәкъдим ителде

 

Кыргызстанның “Ак Барс Төркем” Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Тимур Гайнанов татар эшмәкәрләренә арзан кредит таратыр өчен венчур фондын ачырга тәкъдим итә. Бу хакта ул Чаллының IT-паркында узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” VIII Форумның пленар утырышында белдерде.

Аның фикеренчә, хәзерге вакытта чит илләрдә татарлык статусы бернинди социаль-икътисади өстенлек бирми. “Татар халкының генофонды югалуына шартлар туа. Шуңа күрә татарларга шушы өстенлекне бирергә кирәк”, ди ул. “Шул вакытта гына татар булуы дәрәҗәле һәм мәнфәгатьле булып саналыр”.

Шуның өчен Тимур Гайнанов Бөтендөнья татар конгрессы каршында татар эшмәкәрләренең проектларын финанслау максаты белән венчур инвестицион фондын ачырга тәкъдим итә. Бу татарлыкның престижын баетуга юл ачар, дип уйлый ул.

Шулай ук “Ак Барс Төркем” генераль директоры Татарстан товарларын татар эшкуарларына чит илдә сатып, алган керемнәрнең бер өлешен татар диаспораларына күчерергә тәкъдим итә. “Татар җәмәгатьләре башка милләт диаспорларыннан да ким булмасыннар”, — диде ул.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram