Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган гала-концерт була

 

 

7 декабрьдә Түбән Новгородта Тимер юлчылар мәдәният сараенда мәшһүр җырчы Рәшит Ваһаповның 110 еллыгы уңаеннан VII «Онытылган моңнар» фестиваленең гала-концерты була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Гала-концертта Түбән Новгород өлкәсенең яраткан җырчылары Тәнзилә Паламарчук, Илдус Харрасов, Диана Галимова һәм «Туган як моңнары» ансамбле чыгышлары көтелә.

Фойеда Рәшит Ваһапов иҗатына багышланган күргәзмә тәкъдим ителәчәк, буклет таратылачак.

фото: nizgar.ru

Шулай ук биредә Татарстаннан милли бизәкләр белән өс һәм аяк киемнәре, савыт-саба, сувенирлар булачак. Милли ризыклардан авыз итү мөмкинлеге дә каралган.

Гала-концерт кичке сәгать биштә башлана.

  • «Онытылган моңнар» фестиваленең сайлап алу туры 19 октябрьдә Спас районының Базлово авылы мәдәният йортында узган.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram