Двигательле коляскада утырган инвалидларны җәяүлегә тиңләделәр

 

 

 

Россиядә двигательле коляскада утырган инвалидларны җәяүлеләргә тиңләделәр. Тиешле карар Россия Хөкүмәте рәсми сайтында чыкты.

“Двигатель ярдәмендә хәрәкәткә килә торган инвалид коляскаларында йөрүче кеше җәяүлегә тиңләнә”, — диелгән документка аңлатма язуында.

Моннан тыш, кертелгән үзгәрешләр нигезендә, 1, 2, 3 төркем инвалидлар идарә торган, шулай ук инвалид балаларны йөртә торган транспорт чаралары өчен машина кую урыннарында һәм тукталышларда 10 проценттан да ким булмаган түләүсез урын булырга тиеш.

„Инвалид“ билгесе III төркем инвалид яки инвалидлар төркемен йөртә торган, шулай ук инвалид балаларны йөртә торган транспорт чараларына куелырга мөмкин.

Әлеге категория гражданнарга 3.28 („Тукталыш тыела“), 3.29 („Тукталыш так көндә тыела) һәм 3.30 („Тукталыш җөп көндә тыела) билгеләре кагылмаячак” , — диелгән документка аңлатма язуында.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram