Авыл хуҗалыгы өчен мәктәпләрдә тракторчы, токарь кебек белгечләр әзерләүне тәкъдим иттеләр

 

 

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева мәктәпләргә авыл хуҗалыгы өчен тракторчы, токарь кебек төрле эшче һөнәрләргә өйрәтүне кире кайтаруны тәкъдим итте. Бу фикер «Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында» зональ семинар-киңәшмәдә яңгырады.

Киңәшмәгә кадәр төрле секция утырышлары үткәрелгән. Аларның берсендә яшьләрне авылда ничек тотып калу мәсьәләсе күтәрелгән. «Мәктәпләрдә электрик, тракторчы, токарь, сварщик кебек тар юнәлешле белгечләрнең дәресләрен кертеп җибәреп булмасмы икән? Авыл хуҗалыгында мондый белгечләр бик кирәк», — ди Светлана Матвеева.

«Элек шундый тракторчыга укыту дәресләре була иде. Армиягә кадәр үк авыл хуҗалыгында эшли башлап, армиядән кайтканда инде тәҗрибәсе бар дигән сүз, һәм авылда кала иделәр. Ә хәзер Казанга, Чабаксарга, Канашка китеп, белем алалар да кире кайтмыйлар. Бу авыллар өчен авырткан урын», — диде авыл җирлеге башлыгы.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гомуми белем бирү мәктәбендә берәр белгечлек алу мәсьәләсе башка җирдә дә күтәрелгәнен әйтте.

«Мин хәтерлим: үзем укыганда да шофер таныклыгы бирә иделәр, я авыл җирлегендә киң профильле тракторчы-машинистка әзерли иделәр. Бу юнәлештә ярдәм итүгә әзерләнәчәкбез. Киләсе уку елыннан федераль уку стандартларына кертергә тырышу өчен мөрәҗәгать итәчәкбез», — диде.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram