Камал театры Уфага алты премьерасын алып бара

 

14-20 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Уфа “Нур” татар дәүләт театрының бинасында зур гастрольләре үтә. Камал театры Уфага соңгы елларның алты премьерасын алып бара. Бу турыда Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 һәм 19 февральдә 19.00 сәгатьтә Камал артистлары Уфа тамашачыларына “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен тәкъдим итәчәк.

15 февральдә 19.00 сәгатьтә һәм 16 февраль 14.00 сәгатьтә Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» спектаклен куячаклар.

16 февральдә 18.00 сәгатьтә “Килмешәк”, 16 февральдә 19.00 сәгатьтә һәм 17 февральдә 12.00 сәгатьтә “Килә ява, килә ява” комедиясе тәкъдим ителәчәк.

17 февральдә һәм 18 февраль 19.00 сәгатьтә тамашачылар “Тормышмы бу?” спектаклен карый алачак.

Казан театры гастрольләре 20 февральдә 19.00 сәгатьтә “Бию пәрие” спектакле белән тәмамланачак.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram