Дамир Фәттахов яшьләр сәясәтен яңарту кирәклеген әйтте

 

 

Яшьләр сәясәтенең барлык тармакларын яңарту мөһим. Шул турыда «Мәскәү – Татарстан күпере» IV Мәскәү яшьләр форумында, катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкнең Яшьләр эшләре министры башлыгы фикеренчә, үзгәрешләр бар җирдә дә башкарылырга тиеш. Ул җитәкләгән яңа ведомство эшчәнлеге максатчан, коммуникабельле, үзлектән эшләүче яңа буын булдыруга һәм яшьләргә мөмкинлекләр тудыруга юнәлдерелгән.

Дамир Фәттахов киләсе елга Татарстанда яшьләр сәясәте буенча программалар тормышка ашырыла башлаганга 25 ел тулачагын искәртте һәм республикада гамәлдә булган системалы проектларны искә алды.

Министр төбәктә заманча яшьләр мохите формалаштыруга аеруча игътибар булырга тиешлегенә инана. Мисал итеп ул яңартылган мәдәният йортларын һәм яшүсмерләр клубларын, шулай ук иҗтимагый киңлекләр программасы кысаларында ачылган парк һәм скверларны китерде.

Дамир Фәттахов үз чыгышын йомгаклаганда, Татарстаннан чыккан, хәзерге вакытта башка төбәкләрдә яшәүче яшьләрне республика белән элемтәләрне сакларга өндәде, аларның фикерләренең мөһим булуын искәртте.

“Сезнең мотивларны анализлап, без иң яхшы кадрлар республикада калсын өчен тагын да нәтиҗәлерәк эшли алыр идек”, — диде.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram