«Шаян ТВ» балалар каналы 12 ноябрьдә эфирга чыгачак

 

«Шаян ТВ» балалар каналы 12 ноябрьдә эфирга чыгу өчен тулысынча әзер. Бу хакта бүген матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу вакытында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев игълан итте.

Балалар каналының Shayantv.ru сайты да шул ук көнне эшли башлаячак.

Бүген «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе журналистларга «Шаян ТВ» балалар каналын һәм аның контентын тәкъдим итте.

«Шаян ТВ» каналы 20дән артык тапшыру чыгарачак. 6 сәгатьлек блокның 1 сәгать 45 минуты телеканал җитештергән продукт, 4 сәгать 15 минуты тәрҗемә контенты булачак.

Илшат Юнысов журналистлар белән җыелып 100 көннән соң беренче нәтиҗәләрне ясарга тәкъдим итте.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram