Мәскәү – Казан трассасының Татарстан юлын төзү 121 млрд сумга төшә

 

Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тиз йөрешле автомобиль юлы төзелешенең Татарстан өлеше якынча 121 млрд сумга төшәр дип көтелә.

Шул исәптән юл үзе – 67 млрд сум, Идел күпере аша төзелгәне 54 млрд сум торачак. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.

«Бу — шартлы саннар. Объект-аналогларга исәпләнгән уртача бәяне алдык», – дип аңлатты Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.

Мәскәүдән Казанга кадәр 729 километрлы юл төзелеше, башлангыч исәпләүләр буенча, 650 млрд сумга төшәчәк, диде Чукин.

  • Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тиз йөрешла автомобиль юлы «Европа – Көнбатыш Кытай» коридорының бер өлеше булачак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram