Уфада Роберт Миңнуллин яңа китапларын тәкъдим итте

 

Уфада Роберт Миңнуллин 70 яшьлек юбилее уңаеннан басылып чыккан яңа китапларын тәкъдим итте. «Кызыл таң» татар газетасы редакциясенә шагыйрьнең иҗатын яратучылар, хезмәттәшләре, артистлар, журналистлар җыелган иде. Бу турыда «Башинформ»хәбәр итә.

Роберт Миңнуллинның юбилей елында берьюлы берничә китабы дөнья күргән.  Бу — «Мин сагынам сезне, авылдашлар!», «Депутат чаклар бар иде…», “Наҗар Нәҗминең сайланма әсәрләре”, Хәсән Назар шигырьләренең татарчага тәрҗемә ителгән китабы.

Иҗади очрашу ике республика әдәбиятчылары аралашуы белән тәмамланды.

Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай Роберт Миңнуллинга багышланган шигырен укыды. Язучыны Башкортстан Язучылар берлеге рәисе З.Алибаев, шагыйрь-сатирик М.Сәлимов, Башкортстан драма театры актрисасы И.Газетдинова, профессор Р.Насыйбуллин,  журналистика ветераны Р.Карамов котлады.

Татарстаннан килгән кунаклар – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, шагыйрьнең бертуган абыйсы Ким Миңнуллин, әдәбиятчы галим Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева чыгыш ясады.

Роберт Миңнуллинның Башкортстандагы юбилей чаралары бүген, 1 ноябрьдә, Уфаның “Нур”  татар театрында иҗат кичәсе белән тәмамланачак.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram