Язучы Айгиз Баймөхәммәтов әсәре буенча Казахстанда фильм төшерәчәкләр

 

Казахстанда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның“Калдырма, әнкәй!” әсәре буенча фильм төшерәчәкләр. Бу хакта “Башинформ”хәбәр итә.

Фильм төшерү турында М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрында язучының иҗат кичәсендә казах шагыйре Сәят Камшыгер әйткән.

“Бу казах телевидениесе каналында тулы метражлы нәфис фильм булачак. Режиссер Азамат Кенесулы Башкортстанга натурадагы күренешләрне төшерергә килергә җыена. Фильм казах актерлары уйнавында казах телендә булачак», — дип сөйләгән казах әдәбиятчысы.

Сәят Камшыгер сүзләренчә, Эстрада-цирк сәнгате көллиятендә Айгиз Баймөхәммәтовның шушы китабыбуенча тамаша әзерләнә.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram