Марафончы Казандагы Тукай музееннан Яңа Кырлайга кадәр араны бер көндә узарга җыена

 

Казандагы Габдулла Тукай исемендәге музейда “Путь Тукая – Тукай юлы” 100 чакрымлы бер кешелек йөгерү проекты башланды. 47 яшьлек ультрамарафончы Андрей (Хама) Шиков шагыйрьнең кече ватаны — Яңа Кырлайга кадәр 100 км ераклыкны бер көн эчендә йөгереп кайтып җитәргә ниятли.

“Йөгерү машинасы” мәктәбенә нигез салучы  Хама Шиков бүген  иртәнге сәгать сигездә 100 км дистанцияне башлады. Финишка ул кичке сәгать алтыда барып җитәргә ниятли.

  • «Тукай юлы – Путь Тукая” проекты — бу велосипед һәм җәяүлеләр маршруты. Ул республиканың Биектау, Арча, Әтнә, Балтач һәм башка районнары аша уза.

Ультрамарафончыны юлга музей хезмәткәрләре һәм “Тукай юлы” проекты Иҗтимагый оештырк комитеты әгъзалары Римма Ратникова, Илдус Янышев, Лия Заһидуллина һәм Этери Ильина озатып калды.

Хама Шиков беренче тапкыр йөз чакрым араны ике ел элек Россия чемпионатында йөгереп узган. Ул озын дистанцияләрдә йөгерү өчен физик көч кенә түгел, психологик әзерлек тә кирәк дип саный.

  • Проект туристларны татар халкының бөек шагыйре иҗатына якынайту, шулай ук актив тормыш рәвешен популярлаштыру максатыннан булдырылган.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram