«Казанга килеп карадым, бездә җырчылар буа буарлык дип, бик каты бәрелделәр»

 

 

Автор: Альбина МӨХӘММӘДИЕВА
«Интертат» Башкортстанда инде популярлык яулаган, бүгенге көндә Татарстан сәхнәсенә беренче адымнарын ясаган татар җырчыларының иҗатлары белән таныштыруны дәвам итә. Күптән түгел без сезне Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Илнар Гильманшин, Айдар Ракипов, IZI, «Бәхетле» төркеме белән таныштырдык. Хәзер сезнең игътибарыгызга Айгөл Габдуллина, Айдар һәм Рөстәм Гобәйдуллиннар, Денис һәм Фәрзалия Ибраһимовлар, Рәфил Мусин һәм Резеда Бүләкованы тәкъдим итәбез.

Башкортстандагы яшь татар җырчыларына күзәтүнең беренче өлеше белән сылтамага кереп таныша аласыз.

Айгөл Габдуллина

«Әй эшең рәхәт, бәйрәм итеп кенә йөрисең»

Айгөл Габдуллина — Башкортстанда татар мәдәниятен әйдәп баручы иҗатчыларның берсе. «Нур» театры артисты, җырчылар арасында җырчы, алып баручылар арасында алып баручы да ул. Максатчан, позитив, үз эшен җиренә җиткереп эшләүче җырчы.

Биографиясе. 1983 елның 12нче ноябрендә Чакмагыш районы Имәнлекүл авылында туган. Урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала. Казан сәнгать университетын 2005 елда тәмамлый. Укыган дәвердә Камал театрында эшли. 2005 елда Уфага кайта.

Сәхнәгә килүе.“Мин университетта укыган вакытта Камал театрында эшләдем. Кайбер сәбәпләр аркасында укып беткәч, Уфага кайтырга туры килде. Инде 13 ел татар дәүләт “Нур” театрында, 10 ел “Туган тел” телеканалында эшлим. Тамашачы мине таный башлады, бик җылы кабул итте. Эстрадага кереп китеп, аякта ныклап басып тора башладым. Театрда да төп рольләрне бирәләр, Аллага шокер. Артист кешегә тагын нәрсә кирәк инде?! Кайсыдыр артист моның турында хыяллана гына. Бер ничә ел эчендә шундый уңышларга ирештем”, — дип сөйләде Айгөл Габдуллина “Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шәхси тормышы. “Минем тормыш иптәшем — иҗат кешесе. Ул профессиональ актер һәм алып баручы. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Бүгенге көндә күп яшь иҗади парлар үзенә тормыш иптәшен сәнгатьтә табалар. Мин моны аңлыйм һәм хуплыйм. Чөнки бер өлкәдә булсалар, аларга бер-берсе белән аңлашып яшәргә җиңелрәк булачак. Мәсәлән, ирең нефтяник булып, иртәнге 7дә эшкә чыгып китсә, 6да кайта. Ә син сәнгать кешесе буларак ул вакытта чыгып китәcең концертка. Нормаль ир мондый хәлне аңламаячак, ә мин аның иртәнге 7дә чыгып китүен аңламаячакмын. Миңа калса, иҗат кешесенең үзенә пар итеп коллегасын сайлавы дөрес”.

Татарстанмы, Башкортстанмы? “Татар җырчысы буларак күтәрелим дисәң, бер дә авыр түгел. Ялкау булмаска кирәк. Киресенчә, Башкортстанда башкорт артистларына күтәрелү авыр дияр идем. Безнең эстрада концертларына нишләптер татар тамашачысы йөри. 75% татар тамашачысы. Дөресе шул. Моны аеруча администраторлар, билет таратучылар билгелиләр. Сәхнәдә күтәрелергә ялкаулык кына комачауларга мөмкин. Казанда күтәрелүе җиңел диләр, анда да беркемгә дә бернәрсә дә әзерләп куймаганнар.

Казанга чакыручылар да бар, Камал театрына кайтырга тәкъдимнәр булды. Миңа Казан ошый. Казанда фатир алырга дигән планнар бар. Татарстан сәхнәсендә тагын да күренәсе килә. Әмма мин театрда эшлим. Театрда эшләүне, җыр сәнгате белән бергә алып бару җиңелдән түгел. Берсендә рольне тәмамлап театрдан турыга концертка йөгердем. Атылып килеп кердем. Илсөя Бадретдинова җырлап та бетте, сәхнәгә чыгып та киттем. Тамашачылар залында утырган дуслар сизгән инде. Чак өлгергәнең аңлашылып торды, күзләрең “дикий” иде диләр”.

Иҗат хакында.“Әле өч клип әзерлим. “Әй каеннар” җырына клипны аеруча көтәм. Ул ретро җыр, калган ике җыр заманча итеп эшләнгән. Әзер булу белән телеканалларга ротациягә тапшырачакмын. Яңа проект идеяләре бигрәк күп. Әмма алары сер булып калсын. Алар өчен әлегә чак кына вакыт һәм акча кирәк.

Сольный концерт планлаштырам. Хәтта көне сайланган. Әмма әле тыныч кына әзерләнә алмыйм. Мәскәүдә “Минем кызыклы тормыш” фильмында төшәргә дип кастингта катнаштым. Фильмны “А-медиа ” компаниясе төшерә. Озакламый кастинг нәтиҗәләре булырга тиеш. Сольный концерт булу-булмау мәсьәләсе шуннан хәл ителәчәк. “Минем кызыклы тормыш”та бер кыз баланы 2 яшьлек чагында Төркиягә урлап китәләр. Ул кыз анда зур кеше булып китә. Аны яңадан Россиягә кайтарачаклар. Якынча сюжет шундый булачак”.

Айгөл Габдуллина ничә сум тора?“Җәй көне банкетларга бик күп заказлар булды. Көн-төн эшләдек тә эшләдек. Кешегә читтән караганда җиңел тоела. “Әй эшең рәхәт, бәйрәм итеп кенә йөрисең” диючеләр дә бар. Әйе шул, көн дә бәйрәм, көн дә туй. Мин шәхсән үземә алып баручы буларак 35 меңгә эшлим. Әмма хак төрле чакта төрлечә. Көненә һәм кайда булуына карап”.

Уңыш сере.Уңыш сере — эштә. Миңа еш кына “син ничек өлгерәсең соң?”дигән сораулар килә. Мин ничек өлгергәнемне үзем дә белмим. Вакытым күбрәк булса, яңа проектлар эшләр идем. Кызганыч, 24 кенә сәгать. «Халык сине таный, шуңа күрә сиңа җиңел” диючеләр бар. Мондый үрләргә менәр өчен мин күпме эшләгәнне генә белмиләр. Төшерелгән клиплар, җырлар, халыкка танылу өчен эшләгән эшләр. Өч-дүрт көнләп йокламаган чаклар була, яшермим. Мин әлеге вакытта “Туган тел” телеканалында, “Нур” театрында, бәйрәмнәр оештыручы булып эшлим. Шул ук вакытта үземнең тагын бер бизнесым бар. Мин хатын кыз киемнәрен һәм аксессуарлар сату кибетен ачтым. Эш бик күп, бар нәрсәгә дә җитешеп кенә булмый”.

Матурлык һәм сәламәтлек. “Эфирга нинди кәефтә чыкканыңны да халык сизә. Күздә ниндидер нур булырга тиеш, нур булсын өчен ял да кирәк, әлбәттә. Мондый интенсив яшәү рәвешендә төс-кыяфәтне дә онытмаска кирәк. Мин косметологларга йөрмим, барган идем, 37 яшьтән соң гына килергә куштылар. Тән тирем яхшы, Аллага шөкер, күрәсең, генетикам шундый. Кыяфәт яхшы булсын өчен төп кагыйдә — дөрес туклану. Әмма һәрчак алай булмый. Яшермим, мин тәмле итеп пешерергә, ашарга яратам. Концертлардан соң төнлә дә ашарга туры килә. Каты-коты ашыйбыз инде… Бүгенге көндә хатын кыз матур булсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Бераз акылың, акчаң, теләгең булса, матурлыкны булдырып була”.

Ял вакыты. “Чит илгә еш йөрим, әмма озакка түгел. Тиз генә, 3-4 көнгә Сочига барып кайттык. Минем 10 ел инде нормаль кеше кебек 10 көнләп ял итеп ятарга вакытым юк. Бер съемкадан икенчесенә өлгерергә кирәк. Беркөн тиз генә Ирәмәл тавына барырга булдык. Вакыт булгач та чыгып киттек тә, кич кенә барып җиттек. Икенче көнне тауга менеп кундык та, кайтып та киттек.

Шулай ук быел тиз генә Төркиягә дә барып кайттык. Шунда биш йолдызлы отельда яшәдек. Мин анда бик гади итеп киенгән идем, чәчне артка җыеп, пляжга барырбыз дип ниятләп, ресторанга төштек. Салат салып торган вакытта арттан бер хатын “Ай Айгөл, сезне монда күргәч, “Туган тел” каналын кабызгандай булдым”, ди бер хатын. “Монда да тыныч кына ял итеп булмый, монда да үзебезнекеләр, монда да тынгы юк, Аллага шөкер!” – дип уйлап куйдым. Быелгы җәй шундый вакыйгаларга бик бай булды. Инстаграм челтәрендә “Без сезне күрдек, ял вакытында комачауларга гына кыенсындык” дип язучылар да күп”.

Рөстәм һәм Айдар Гобәйдуллиннар

«Без нәнәйне продюсер дип йөртәбез»

Рөстәм һәм Айдар Гобәйдуллиннар Башкортстандагы игезәк җырчы егетләрнең икенче пары. Финанс университетта укуларына карамастан, киләчәктә тормышларын иҗат белән бәйләргә ниятлиләр. Җырчылар үзләренең энергетикасы, активлыгы, дәрте белән үзләренә карата.

Биография.1996 елның 26 августында Уфа шәһәрендә туалар. Уфа шәһәренең 42-нче лицеенда укыганнар. Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалында белем алалар.

Сәхнәгә килүе. “Кечкенәдән нәнәй бездә туган телгә мәхәббәт тәрбияләде. Татар җырларын өйрәтте. Концертларга, конкурсларга йөртте, аңа бик рәхмәтлебез. Без нәнәйне продюсер дип йөртәбез. Вакыт үтү белән Уфа сәнгать академиясенә хорга йөри башладык. Төрле конкурсларда катнашып, 1-нче урыннар яулый идек.

Айдар Галимов җырларын тыңлап үстек. Аның балалар өчен бию студиясе бар иде. 2009 елда шунда йөредек, кызлар арасында без ике малай булдык. Айдар абыйның җырларына биюләр салдык һәм аның җырларын да яратып башкардык. Моны безнең укытучылар белеп калгач, Айдар абыйга хәбәр иттеләр. Шуннан ул безнең җырлаганны тыңлады. Үзе белән чыгыш ясарга тәкъдим итте. 7-8 концертта бергә чыгыш ясадык. Өчәүләшеп Нәзирә Яппарова иҗат иткән “Алмалар” дигән бик кызганыч җырны башкардык. Тамашачы бик җылы кабул итте, күз яшьләре белән тыңладылар. МВД тере оркестрның солистлары булдык, бик күңелле вакытлар иде. Безне кара «Волга» да гына йөртәләр иде, үзебезне министрлар кебек хис итә идек. Бер заманны хәйрия концертында Илһам Вәлиев белән бергә “O Sole Mio” итальян җырын җырладык. Шәп вакытлар иде.

2015 елда туйда Наил Шәймәрданов белән таныштык. Ул оештырган Уфадагы “Хыял” вокаль ансамбленә йөри башладык, бер ел үткәч, аның белән гастрольләргә чыктык. Фәдис Ганиев, Гөлназ Асаева, Марат Шәйбаков, Хәния Фәрхи, Дамира Сәитова, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Шул концерт вакытында Алмаз һәм Айдар Юнысовлар белән таныштык, шундук безгә үзләренең “Игезәк шоу” концертында бергә эшләргә тәкъдим иттеләр. Алар иҗат иткән “Игелекле бала бул” дип исемләнгән җырларын башкардык. Уфада чыгыш ясагач, гастрольләргә чакырмаслар микән дип көттек. Күп тә үтмәде, алар безне “ике көнгә генә” дип гастрольгә дәштеләр. Әмма безне кайтармадылар, тагын да калырга сорадылар. Шулай итеп безнең иҗади тормыш башланды”.

Шәхси тормыш. “Безгә кызлар бик күп яза, әмма йөрәкләребез буш. Киләчәк сөйгән ярларыбызның чибәр, акыллы, уңган татар кызлары булуын телибез. Иң мөһиме — күңелгә ятсын. Нинди өлкә кешесе икәнлеге дә мөһим түгел. Дөнья хәлен белеп булмый, иҗат кешесе дә булырга мөмкин”.

Татарстанмы, Башкортстанмы? “Казанда чыгыш ясау теләге генә түгел, хәтта күченү теләге дә бар. Башкортстаннан чыгып Татарстан сәхнәсенә барып керү җиңел булмас. Әмма без авырлыктан курыкмыйбыз, авыр булачагын белеп шул юлдан барабыз”, — ди егетләр.

Иҗат хакында. “Игезәк шоу” программасы кысаларында чыгыш ясыйбыз. Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Наил Шәймәрдановның рөхсәте белән аларның җырларын башкарабыз.

Клип мәсьәләсенә килгәндә, гадәти клип төшерәсе килми. Кемнеңдер клип сюжеты — машинадан чыга да, өйгә кайтып чәй эчә дә шуның белән бетте. Биюләр кертеп, заманча клип төшерергә уйда бар. Аллаһы боерса, “Бии йолдызлар” дип исемләнгән җырга клип төшерергә ниятлибез. Бар нәрсәгә дә акча кирәк. Бераз вакыт үткәч, акча туплагач, клипларын да төшерербез, аларны ротацияга да бирә башларбыз.

Елдан ел концерт кую эше җиңеләйми, авырая гына. Экономика күзлегеннән карасаң да, халык бик концертларга йөрми. Концерт оештыру бер хәл. Залны тутырырдай тамашачы булдырырга, бик күп җырлар, клиплар төшерергә кирәк.

Яшь артистлар күп. Әмма халык белә торган, аларның концертларына йөри торганнары әз. Татар теленә, өлкәсенә, иҗатына яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Мәсәлән, Elvin Grey бернигә карамастан алга бара, татар телендә җырлар башкара. Яшьләр аның аша тел, татар иҗаты белән кызыксына башлый. Без дә аның кебек киләчәктә үз тамашачыбызны булдырасыбыз килә. Җырлар аша татар телен сакларга, яшьләр арасында популярлаштырырга телибез”.

Иҗат укуга комачауламыймы? «Уку безнең иҗатка комачауламый. Югары уку йортында белем алу кирәк нәрсә. Уку вакытында төрле хәлләр була. Кайбер укытучы безне аңлый, кайсысы аңламый. “Театраль бүлеккә укырга керергә кирәк иде алайса” дигән сүзне бик еш ишетәбез. Әмма шулай да йөрибез, ике эшне бергә алып барырга тырышабыз. Укуны бетергәч иҗат белән шөгыльләнергә исәп”н.

Төркемдә эшләү хакында. “Айдар һәм Алмаз Юнысовлар эшләве уңайлы, рәхәт. Безнең төркемдә гармония, тынычлык. Аларның беркайчан да безгә тавыш күтәргәне юк. Концерттан соң чыгышларга анализ ясаганда фикерләребезне ачыктан ачык әйтәбез, чөнки алга барыр өчен хаталар өстендә эшләргә кирәк. Алар бик сәләтле егетләр. Үзләре җырлый, үзләре уйный, үзләре яза. Бер командада эшләвебез белән канәгатьбез. Аллаһы боерса, үзебезнең сольный концертларыбызны куя башлагач, аларны иң беренче чиратта махсус кунак буларак чакырачакбыз”, — дип белдерделәр алар.

Рөстәм һәм Айдар Гобәйдуллиннар турында кызыклы фактлар:

1) Гобәйдуллинарның ВК һәм инстаграм челтәрен Айдар алып бара;

2) Рөстәм бакча эшләрен ярата, умартачылык белән кызыксына;

3) Егетләр хоккей карарга һәм уйнарга ярата. «Салават Юлаев»ка җан аталар;

4) Айдар 10 минутка өлкәнрәк;

5) Университетта төрле бүлекләрдә укыйлар;

6) Яраткан артистлары: Айдар Галимов һәм Салават Фәтхетдинов;

7) Зур сәхнәгә беренче адымнарын 2009 елда Айдар Галимов белән ясыйлар;

8) “Йоклап китсәк, безне уятып булмый” – ди Гобәйдуллиннар;

9)  Тугызынчы сыйныфка кадәр бер парта алдында утырганнар;

10) Айнур пластик хирург булырга хыялланган булган;

11) Егетләрнең 3 көннән дә артык аерым торганы юк;

12) Гобәйдуллиннарда бик күп танылган хоккеистларның кәшәкә таяклары бар. Коллекция туплыйлар.

Денис һәм Фәрзалия Ибраһимовлар

«Без бер-беребезне бер күрүдән яратмадык»

Денис һәм Фәрзалия Ибраһимовлар — Башкортстан сәхнәсе кавыштырган иҗади гаилә. Моңа кадәр алар танылган җырчылар төркемендә үзләренең биюләре белән чыгыш ясаса, хәзер үзләрен тамашачы каршында җырчы буларак таныталар.

Биография. Денис Ибраһимов1987 елның 10нчы апрелендә Үзбәкстәнда туа. 4-5 яшьлек чагында әти-әнисенең туган ягына Стәрлебаш районы Яшырган авылына яшәргә кайталар. Урта мәктәпне тәмамлар, Стәрлетамак мәдәният техникумына керә. Эстрада биючесенә укый. БДПУның “Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы”нда белем ала.

Фәрзалия Ибраһимова1978 елның 25нче июлендә Уфа шәһәрендә туа. 84нче татар гимназиясен тәмамлый. Уфа дәүләт технология һәм дизайн көллиятендә модельер-конструктор булырга укый. БДПУның “Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы”нда белем ала.

Сәхнәгә килүләре. “Кечкенәдән биергә яраттым, шуннан бирле биюче булырмын дидем. Сәхнәгә чыгу хыялы белән дә янмадым, биисем генә килә иде. Мәктәптә укыган вакытта эстрада биюләре белән шөгыльләндем. Техникумда укыганда Башкортстан Дәүләт концертлар залында “Шаян” халык бию коллективында бии башладым. Шуннан зур сәхнәгә чыгып киттем. Җырлармын дип беркайчан да уйламадым. Тегү, чигү белән дә бик кызыксындым. Буш вакытымда тик утырмадым. Укыган вакытта заказга киемнәр тектем. Зур сәхнәгә беренче адымнарымны Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова, Марат Шәйбәковлар оештырган “Ихлас моң” төркемендә ясадым. Эльмир Газизуллинның “Алтын Ай” төркеменә кастинг игълан иткәч, анда бии башладым”, — дип сөйли Фәрзалия Ибраһимова.

“Әни мәктәптә эшләгән вакытта биюләр өйрәтте. Әмма күңел җырга тарта иде”, — дип сөйләде Денис Ибраһимов. — Уфада “Чулпылар”да җырлап беренче урын алдым. Укытучыларның “нинди артистларны беләсез?” дигән соравына“Айдар Галимов һәм мин”, дип җавап биргәнмен. Әмма шулай да җырчы, артист булам дип хыялланганым булмады. Әтигә карап комбайнер буласым килгән иде, мин техника белән кызыксынам, күңелдә ул теләк һаман яши».

Иҗат хакында.“Стәрлетамак мәдәният техникумына кызык өчен генә кереп карарга булдым һәм ни гаҗәп — алдылар. Өч ел дәверендә техникум коллективында биеп йөрдем. Инсаф Галимов белән гастрольләрдә йөреп, сәхнәгә беренче җитди адымнарымны ясадым. Соңрак, Эльмир Газизуллин үзенең төркеменә биючеләр җыйганын белгәч, аның төркеменә кушылдым. Шуннан бирле Уфада яши башладым.

Бик күп артистлар белән чыгыш ясарга туры килде. Әле Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар төркемендә алтынчы сезон эшлибез. Өченче сезонда Рөстәм Галиев бию белән генә чикләнмичә, җырлап карарга тәкъдим итте. Җырлар яздырып, клиплар төшереп үзебез дә җырлый башладык. Басымны күбрәк җырга ясый башладык. Читтән караганда бию матур, әмма эченә, эшенә керә башласаң тазалыкка бәйле нюанслары да бар. Һәрбер эшнең үз авыр һәм җиңел ягы бар, әлбәттә. Җыр сәнгатендә конкуренция зур. Элек җырчылар әзрәк булган, халык концертларга күбрәк йөргән. Хәзер тамашачы сайлана”, — дип әйтте Денис Ибраһимов.

“Шәхсән үземнең 8 җыр, шуның 4сен үзем иҗат иттем. Фәрзалия белән бергә башкарган 6 дуэт бар. Җырны сатып алырга, аранжировкасын да эшләргә кирәк. Бөтен нәрсә акчага барып тоташа. Альбом чыгару турында уйлаганы юк, — ди Денис Ибраһимов. — Интернет заманында җырны яздырып интернетка кертсәң дә кеше тыңлый, моның өчен альбом эшләргә кирәк дип санамыйм”.

Мәхәббәт тарихы. “Без “Алтын Ай”да ике кыз бии идек. Биючебез Америкага күченеп китү сәбәпле, төркемгә яңа биюче эзләдек. Денис килде. Без аның белән бер-беребезне бер күрүдән яратмадык. Конкурент дип тә караганбыздыр бер-беребезгә. Без икебез дә лидерлар. Ул техникумны бетереп кенә килгән иде, ә мин ул вакытта зур сәхнәдә 10 еллап чыгыш ясый идем. Шулай да вакыт узу белән ул минем арттан йөри башлады. Без бит сәхнәдә һәм тормышта ике төрле кешеләр. Күрәсең, тәкәббер дип уйлаган башта. Денис әйтүенчә, ул мине косметикасыз күргәч яраткан. Соңрак, үзебез дә сизми калмастан, мәхәббәт барлыкка килде”, — ди Фәрзалия Ибраһимова.

“Эльмир Газизуллин төркеме белән авылларга гастрольгә чыгып киттек. Фәрзалия чыкмаган иде, ул үзенең дус кызында кунакта иде. Чаллыда Гүзәл Әхмәтова оештырган концертка барып эләктек. Шунда нишләптер Фәрзалия килеп чыкты. Эльмир җырлыйсы җырга бию әзер түгел иде. Сәхнә артында икәүләп кабатлап карадык. Гомердә сәхнәдә бергә биемичә, экспромт шул биюне бергә башкардык. Бик яхшы килеп чыкты. Биючеләр бер-берсен тоярга тиеш. Без моңа кадәр Фәрзалия белән бер-беребезне күрә алмый идек. Шул биюне биегәндә мәхәббәт туды, ахрысы”, — дип сөйли Денис Ибраһимов.

Гаилә тормышы.“Гаилә корып яши башладык, кызыбыз туды, әле 3-нче сыйныфта укый. Концертларга да безнең белән йөри. Аның җырлыйсы, биисе килә, безнең бию түгәрәгенә йөри. Татар җырларын, татар радиосын тыңлый. Ул Гөлназ Асаеваның фанаты. Барлык җырларын белә, үзе белән кызыксына. Татар җанлы булып үсә. Балага татар теленә мәхәббәт тәрбияләү өйдән башлана. Киләчәктә үзенең һөнәрен дә үзе сайлар. Иҗат кешесе булам дисә, каршы килмәячәкбез”, — диләр алар.

Рәфил Мусин

«Халык яратканын ярата, яратмаганын яратмый»

Рәфил Мусин — татар эстрадасының яшь, өметле җырчысы. Үзенең халыкчанлыгы, моңлы тавышы белән күпләрне әсир иткән егет.  Төрле уен коралларында уйный белүче җырчыларның берсе.

Биографиясе. 1992нче елның 11 сентябрендә Благовар районы Иске Күчәрбай авылында туып үсә. Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.

Сәхнәгә килүе.“Кечкенәдән җырларга һәм төрле уен коралларында уйнарга яраттым. Баянда, фортепиано, синтезаторда уйныйм.  Баянда уйнау сәләте әтидән күчкән дип уйлыйм, әмма туганнарым арасында да уйнаучылар бар”.

Иҗат хакында.“Мин зур сәхнәгә беренче адымнарымны Ризван Хәкимов төркемендә эшләдем. Бүгенге көнгә кадәр аның төркемендә җырлыйм. Насыйп булса, үз сольный концертымны да оештырырмын. Һәрчак популяр булып торыр өчен радио, телевидениедә күренергә кирәк. Әмма барыбер, халык яратканын ярата, яратмаганын яратмый”.

Татарстанмы, Башкортстанмы?Башкортстанда татар җырлары белән чыгыш ясау кыенлык тудырмый. Татар җырчылары монда юк түгел. Берсенә дә киртә куйганнары юк. Аллаһы боерса Татарстан сәхнәсендә дә чыгыш ясармын, бар нәрсәнең үз вакыты”.

Рәфил Мусин күпме тора?“Мин банкетларда җырлыйм. Акчасын ничә сәгать, ничә җыр һәм бәйрәмнең кайда үтүенә карап алам”.

Резеда Бүләкова

«Ишекне биклим дисәм, каршымда сакчы тора, кулында пычак»

Резеда Бүләкова — үзенең иҗатын Себергә китеп башлаган җырчы. Татар эстрадасында ул «Сөләйман чишмәсе» җырын башкарып танылды. Саф башкорт һәм татар телендә сөйләшә белүе, җырлавы белән үзенчәлекле.

Биографиясе. 1990 елның 26 мартында Бүздәк районы Түреш авылында туып үсә. Түреш авылы мәктәбендә укып, Октябрь музыка көллиятенә керә. Аннан Башкорт дәүләт педагогик университетта белем ала. Укып бетергәч, Себергә күченеп китә.

Сәхнәгә килүе. “Кечкенәдән җырчы булырга хыялландым. Төрле концертларда, спектакльләрдә бик теләп катнаштым. Әнием бик матур җырлый, абыйларым баянда уйныйлар, әмма иҗат юлы белән мин генә киттем”.

Шәхси тормышы. “Минем егетем юк. Интернет челтәрендә дә бик еш язалар. Күңелгә ятканын тапмадым әлегә. Булачак ирем иҗат кешесе булмаса да, һәрвакыт янда булсын иде. Концерт оештыручы, үземнең администраторым булса, тагын да яхшырак. Иң мөһиме — минем тормыш рәвешен аңлый торган булсын”.

Татарстанмы, Башкортстанмы? «Башкортстанда татар авыллары бик күп. Башкорт авылларында башкортча җырлау да авырлык тудырмый. Татарстан сәхнәсендә күбрәк татар халкы, шуңа күрә дә анда җиңелрәктер. Мин ике телдә иҗат итәм. Татарстанлылар да бит популярлыкны яулар өчен күп кенә җырларын башкортча да башкарып танылалар. Мин Казанга килеп карадым, бик каты бәрелделәр. «Бездә җырчылар буа буарлык» диделәр алар миңа. Шуңа карамастан, күңелне төшермәдем. Башкортстанга кайту белән гастрольләргә чакыра башладылар».

Иҗат хакында. “Сәхнәгә иң беренче адымнарымны Башкортстанның атказанган артисты Хәсән Усманов белән башладым. Пародист, юморист Илсур Тайсин белән күп чыгыш ясадык. Сольный концертлар белән йөрмәгәч, төрле артистлар белән чыгыш ясарга туры килде.

2019 елда Башкортстанда “Ышанам” дип исемләнгән сольный концертымны куярга ниятлим. Бүгенге көндә җырлар яздырып, аларны радио-телевидениегә биреп, чакырган җирләргә интервьюга йөрим. Җырларны олылар өчен генә түгел, төрле яшь тамашачысы өчен булдырырга телим. Рус телендә җырламыйм. Татар телендә сөйләшүчеләрнең рус телендә җырлаганда акцентлары сизелә. Кайсы телне яхшы беләсең, шул телдә җырларга кирәк. Популяр булыр өчен яңа җырлар яздырудан башка, шәп программаны булдыру мөһим әйбер. Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллин, Фирдус Тямаев һ.б. билгеле җырчылар үзләренең программасын һәрвакыт яңартып торалар. Алардан үрнәк алырга кирәк.

Кызыклы хәлләр.Гастрольләр маҗарасыз үтми иде. Берзаман Илсур Тайсин белән Чиләбе өлкәсенә гастрольләргә чыгып киттек. Безне кунарга балалар ял йортына урнаштырдылар. Илсур абый кибеткә чыгып китте. Мин, ял йортының сакчылары булганга, берүзем калырга курыкмадым. Бераз вакыт үткәч, Илсур абый шалтырата “ишегеңне бикләп куй әле, сакчы бик сәер кыланды, сине сораша, нигә кызны калдырдыгыз ” дип сорый, ди. Ашыкмый гына ишек янына килдем. Ишекне ачып тирә якны карыйм дисәм, каршымда сакчы басып тора, кулында пычак. Кайда барасыз дигән соравыма “Синең янга” дип җавап биргәч, күз алдымнан бөтен гомерем үтеп китте. Куркуымнан бүлмәгә кереп бикләндем, Илсур абыйга шалтыраттым, өч минут эчендә кайтып та җиттеләр. Алар килүгә сакчы пычагын алып куйган “мин сөйләшергә генә теләгән идем” дип көлгән. Шул көннән бирле беркайда да берүзем бармыйм, хәтта кеше бәдрәфкә барганда да артыннан иярәм”, — дип сөйләде Резеда Бүләкова.

Резеда Бүләкова күпме тора? «Мин банкетларда җырлыйм. Алып барырга да тәкъдим итүчеләр булды. Әмма алып баручы булырга күңелем тартмый. Мин үземне зур артист дип санамыйм. Бушка да чыгыш ясарга ризамын, төрлечә түлиләр», — диде ул.

 

 

Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram