Авылда яшәүчеләрне яңа салым көтә


Дәүләт казнасын тулыландыру өчен, өстәгеләр тагын бер чара уйлап табарга җыена. Яңарак кына пенсия реформасы белән шатландырганнар иде. Инде менә тагын яңалык –Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәх­си хуҗалыкларында мал-туар асраучы, кош-корт үр­четеп, яшелчә, җиләк-җимеш үсте­рү­челәрне эшмәкәр­ләр­гә тиң­­ләү турында яңа закон проекты кертелгән.
Әлеге закон кабул ителгән очракта шәх­си хуҗалыклар патент алырга, ягъни салым түләргә ти­еш булачак.

Югыйсә “Шәхси хуҗалык­лар турында”гы РФ Законында акка кара белән “шәхси хуҗалыкларда җитеш­терел­гән продукциянең үзеннән арткан өлешен сату эшмә­кәр­леккә керми”, – дип язылуын проект авторлары яхшы бе­ләләр булыр. Белә­ләр, әм­ма дәүләт казнасына өстәмә акча чыганагы табу­ның башка юлы калмаган булса кирәк. Табигый байлыклардан файдалануны шәхси кулларга биреп, тиешле керемнең бик аз өлеше генә казнада калуы, яки көн саен миллионнарча сум акчаның төрле юллар белән читкә чыгарылуы, җи­тештерү сәнә­гатендә зур табыш китерүче башка тармак­ларга депутат­ларыбызның теше үтмидер, күрәсең.

Миңа калса, авыл җир­легендә яшәүчеләргә өстәмә салым салу күбрәк табыш китерер, дип фаразлау да дөрес түгел. Ил тарихында андый ялгышлар шактый булды бит инде. 1923 елда кертелгән закон нигезендә авылда һәр сыерга 600 сум салым түләтү күп­ме гаиләләрне ачтан үләргә мәҗ­бүр итүен хәзер инде искә дә алмаска тырышабыз. Ит, йон, йомырка салымнары да авыл­­ның үзәге­нә үткән. 1948 елда шәхси хуҗа­лык­лардагы һәр алмагач, һәр җи­меш куа­гы­на салым салу да ил казнасына зур керем өстә­мәгән­дер.

Салым түләүне күңеле күтәрмәгән авыл халкының күз яшьләре аша никадәр алмагач, чия, башка төр җимеш агачларын чабып атуын исәп­кә алганда, мондый гамәлнең файдасыннан зыяны күбрәк булачагы да көн кебек ачык.

Закон проектын тәкъдим итүчеләрне тыңла­саң, мондый адым һич кенә дә авыл кешесе өчен зыянга түгел икән. Киресенчә, шәхси хуҗа­лыгында күпләп терлек ас­рау­чы, кош-корт тотучы, яшел­­чә, җиләк-җимеш үсте­рү­че­ләр, махсус патент алып, үзлә­рен­нән арткан продукцияне тыныч күңел белән баш­­ка­ларга сата алачак, имеш.

Тик менә шайтан – башка, җен – башка дигәндәй, шәхси хуҗалыкларның да төрлесе бар. Бүген ил күләмендә җи­теш­терелүче бәрәңге, яшел­чә, җиләк-җимеш һәм башка кайбер продукциянең яртысыннан артыгы шәхси ху­җа­лыклар өлешенә туры килә. Сер түгел, шәхси хуҗа­лыклар, файдасы булмаса, бу кадәр тырышмаслар да иде.

“Росстат” мәгълүмат­ла­рын­нан күренгәнчә, шәхси хуҗалыгында дистәләгән савым сыеры булган, күпләп ит, сөт, яшелчә, җиләк-җи­меш җитештерә алганнар шәхси хуҗалыкларның нибары 3-5 процентын гына тәшкил итә. Авылның барлык шәхси ху­җалыкларын бер чыбыктан сөреп, патент алырга мәҗ­бүр итү дәүләт­нең чираттагы ялгышы булачак.

Ни өчен дигәндә, шәхси хуҗалыкларның 90 проценттан артыгы – эре шәхси хуҗа­лыклар янәшәсендә көч-хәл белән очын-очка ялгап баручылар. Андыйлар балаларын укырга кертергә, йортына җи­һаз алырга яки башка максатларда бердәнбер үгезен сатарга мәҗбүр.

2016 елда узган авыл ху­җалыгы исәбе алу нәтиҗә­ләреннән күренгәнчә, соңгы ун ел эчендә генә дә авылда крестьян-фермер хуҗа­лык­ла­ры саны 46 процентка ки­ме­гән. Бүгенге авылны башлыча шәхси хуҗалыклар тотып тора. Аларга дәүләт ярдә­ме дә – авыл хуҗалы­гында продукция җитеште­рүчеләр арасында иң азы. Инде килеп, шәхси хуҗалыклар­ны салым белән дә буа башласалар, мондый хәлнең азагы нык аяныч булачагын онытмыйсы иде.
Камил СӘГЪДӘТШИН
Чыганак:Ватаным Татарстан,Матбугат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram