Түребездә кунак бар!
16 октябрь,14 сәгать 15 минутта,»Күңел» радиосы дулкыннарында «Түребездә кунак бар» программасы эфирга чыга.
Түребез кунагы-Татарстаннның халык артисты ФЕРДИНАНД СӘЛӘХОВ!
Яраткан җырчыбызга сорауларыгызны языгыз!
Шулай ук туры эфир барышында да сорауларыгызны бирә алачаксыз.
Күңел радиосының туры эфир студиясе телефоны:54-89-21.Чаллы коды 8-85-52
Ватсап:8-952-032-99-91
Бакчага чыксам, магнитофонымны сөйрәп чыгам. Фердинанд әфәнденең бик күп җырлы бер дискы бар миндә.Менә шул җырларны тыңлый-тыңлый бер генә бакча утамадым инде мин.
Аңа шундый соравым бар: элек артистлар авылга концерт белән килгәч, кунарга йортларга тараталар иде.Әни мәрхүм Флера апа Сөләйманованы гел үзебезгә алып кайта иде. Бервакыт шулай күрше апалар җыелышып кергәннәр: «Флера концертта фәлән җырны җырласын әле»,-диләр. (Хәтерем ялгышмаса, «Җомга» көе иде бугай ул). Флёра апаның сүзләре әле дә хәтеремдә: « Мин сезгә хәзер ул җырны җырлап бирәм, әмма концертта җырламыйм, ул бит минем җырым түгел, һәр кошның үз сайравы булган кебек, һәр җырчының да үз җыры була», — дигән иде. Сез ничек уйлыйсыз, чыннан да шулай булырга тиешме? Менә мин Хәйдәр Бигичев башкарган җырларны аның башкаруында да, Филүс Каһиров башкаруында да бик яратып тыңлыйм.