«Татар кызы-2018» Халыкара конкурсының финалы узачак урыны һәм көне үзгәртелде

 

«Татар кызы-2018» гүзәллек һәм зирәклек Халыкара конкурсының финал өлеше 16 ноябрьгә билгеләнгән. Бу хакта бәйгенең социаль челтәрдәге рәсми төркемендә хәбәр ителә.
Конкурсның финал өлеше 6 октябрь көнне «Татнефть Арена» Боз сараенда булырга тиеш иде. Ләкин ул кичектерелде.
«Татар кызы-2018» исеменә лаек булучыны ноябрьнең өченче җомгасында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә ачыклаячаклар.
Финалда Литва, Австрия, Казахстан, Мәскәү шәһәре, Удмуртия Республикасы, Чиләбе, Оренбург, Ульяновск, Свердловск, Красноярск, Киров, Әстерхан, Ленинград өлкәләреннән туташлар катнашачак. Татарстанны Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова тәкъдим итә. ⠀⠀⠀
  • Узган ел Уфада үткән «Татар кызы» конкурсында әлеге титулга Чирмешән кызы Гөлназ Гатина лаек булган иде. Аның җиңүе ярышның финалын Казанда үткәрү хокукы бирде.
  • Быел «Татар кызы» бәйгесе халыкара статус алды.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram