Ирада Әюпова фикеренчә, Казанда иң эре милли үзәк функциясен Камал театры башкара

Татар халкы өчен Казанда милли мәдәни үзәк ролен һәрчак мәдәният учреждениеләре, аерым алганда, Камал театры үтәде, дигән фикердә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул бу хакта бүген “Смена” заманча мәдәният үзәгендә журналистар белән очрашувакытында әйтте.

Очрашу вакытында журналистлар Казанда бер татар милли үзәге кимү проблемасына борчылуларын белдерделәр. Бу Татарстан Милли китапханәнең “Казан” милли-мәдәни үзәге булган бинага күчүенә бәйле.

Ирада Әюпова әйтүенчә, бу борчылулар урынсыз. Ул “Казан” милли-мәдәни үзәгенең бер генә эре милли проект белән дә шауламавын искәртеп үтте. “Татарстан милли китапханәсе эчендә коммуникацияләр өчен дүрт зал оештырылачак. Милли китапханә — үзе үк милли мәдәният үзәге, ул бу функцияне башкара».

Мәдәният министрлыгы иҗади берлекләр белән проектлар нигезендә эшли башларга мөмкин

Ирада Әюпова фикеренчә, бүгенге көндә мәдәни пространстволарны киңәйтергә кирәк, һәм мәдәният учреждениеләренең функцияләрен чикләргә ярамый. Мәдәният министры Казан Кремлендә узган TAT CULT FESTфестивален заманча сәнгатьне оештыруның уңай мисалы итеп санап үтте.

  • Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуы “Смена” үзәгендә үтте. Министрлык вәкилләре мондый очрашулар квартал саен төрле мәдәни мәйданчыкларда үтәчәк, дип вәгъдә итәләр.

 

Чыганак:Татар-инфо

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram