Илшат Рәхимбай, кинода төшерү өчен, атта йөри белгән татар малае эзли

 

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай һәм аның кино төшерү командасы, “Алмачуар” тулы метражлы фильмында катнашу өчен, төп рольне башкара алырдай 12-15 яшьлек малай эзли. Бу хакта “Татар-информ”га режиссер үзе хәбәр итте.

Фильм Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” повестена нигезләнеп төшереләчәк.

“Әлегә беренче турда видеолар һәм фотоларга нигезләнеп сайлыйбыз, аннары ошаганнарын аерым чакырып карыйбыз, — ди ул. – Кастингта катнашучы егет саф татарча сөйләшергә һәм атта йөри белергә тиеш. Хәзергә боларны белеп бетерми икән, өйрәнерлек сәләте булырга тиеш.

Кастингта катнашырга теләүчеләрнең сәхнә-театр-кино тәҗрибәсе яки өйрәнә алырлык сәләте хуплана.

Резюмега биография, фото-видеоматериаллар һәм “Ник мин бу дөньяны шундый сәер дип саныйм?” темасына уйланулардан торган 1-2 минутлык видеомөрәҗәгать беркетелергә тиеш. Режиссер бу видеоязманың кешенең органикасын, уй-фикерен чамалау өчен кирәклеген әйтә. Текст ихлас яңгырарга тиеш, ятланган текстны сөйләп чыгучыларның шанслары булмаячак.

Резюмеларны sterfm@mail.ru адресына “Кастинг Алмачуар” тамгасы белән җибәрү сорала.

Кино төшерү командасы октябрь аенда “Алмачуар”ның тизерын чыгарырга өметләнә. Шуңа кастинг тиз арада үткәрелергә тиеш.

Илшат Рәхимбай —  яшь кинорежиссер. Кино сөючеләргә ул “Представь”, “Гастарбайтер” һәм башка кыска метражлы фильмнары, видеороликлары аша таныш.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram