Эльмира Сөләйманова: «Балалар миңа «бабуля» дип эндәшә»

 

 

Кичә УНИКС концертлар залында сезон ачылышына багышланган тамаша үтте. Җырчыларның саны бихисап иде, шуларның берсе — Чаллыдан килгән Эльмира Сөләйманова.

— Сез әле гастрольләрдә. Ə балаларыгыз кем белән?
— Ике әни белән. Кич ирем эштән кайткач — аның белән. Уңайлы: каенана да, әни дә якында гына яшиләр, шундук килеп җитәләр.

— Əбиләре тәрбияләү дөрес буламы соң?
— Дөрес, бик дөрес. Үзем балалар белән шулкадәр шөгыльлә алмыйм. Минем балам инде дүрт яшендә вундеркинд: хәрефләрен дә, инглизчәсен дә белә! Шаккатам! Ə мин айга 1-2 тапкыр яннарына кайтып киләм дә, күп вакытым гастрольдә үтә. Язмышым шул. Тормыштагы иң зур үкенечем — балаларны үзем тәрбияли алмавым.

— Бераз ял алып, балаларыгыз белән вакыт уздырасыгыз килмиме?
— Җәй ике атна диңгездә булдык. Сентябрь башында да бераз өйдә булдым. Шулай да быел өйдә күбрәк утырылды әле. Алар әбиләренә ияләшкәч, миңа да хәзер «Бабуля» дип эндәшәләр.

— Дәү әниләрен русча атыйлармы?
— Əйе, ирем рус бит. Балаларның исемнәре дә — Диана һәм Артем. Улыма бик тә Эмиль куштырасы килгән иде, әмма йөкле чакта аш-су бүлмәсенә гарнитур җыярга пошмас Эмиль исемле ир-ат килде дә, шуннан соң ирем: «Эмильләрнең йортыма бүтән керәсе булмасын!» — диде. Шуннан тиз арада Артем исемен уйладык. Татар исемнәре түгел инде, нишлисең?! Татар исеме белән «Дмитриевна» дип тә йөреп булмас иде. Эш исемдә түгел, бәхетләре генә булсын!

Чыганак:Шэхри Казан

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram