Ел ахырына кадәр республикада “Татарстан яшьләре” дәүләт программасы эшләнәчәк

 

 

Якындагы айда республикада “Татарстан яшьләре” дәүләт программасы эшләнәчәк. Ул Татарстан Яшьләр министрлыгының киләчәктәге эшчәнлек юнәлешләрен билгеләячә. Бу турыда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюдаведомство җитәкчесе Дамир Фәттахов әйтте.

Татарстан яшьләре белән очрашуларда эшкә урнашу һәм сәләтләреңне тормышта куллану мәсьәләсе турында сораулар күп бирелә. Ведомствоның максаты – республика территориясендә бу мөмкинлекләрен тудыру.

Бу максатларга ирешү өчен “Татарстан яшьләре” яңа дәүләт программасы ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде министр. Анда элеккеге Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында алып барылган уңышлы эшчәнлек үрнәкләре кулланылачак, төзәтмәләр дә кертеләчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram