Шәхси торак яки бакча йорты төзегәнче һәм төзегәч, җирле үзидарә органына белдерергә кирәк

 

 

 

Шәхси торак яки бакча йортын төзү алдыннан да, төзеп бетергәч тә, җирле үзидарә органына хәбәр җиткерү кирәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында йортлар төзелеше һәм рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләренә багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Росреестр хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина шулай ук шәхси торак объектлары төзелеше өчен хәзер рөхсәт таләп ителмәвен билгеләп узды.

Россиядә закон актларына шәхси торак йортлар төзелеше һәм аларга хокукларны теркәү тәртибен күрсәткән үзгәрешләр кертелде. Алар августтан гамәлдә. Хәзер мондый йортлар төзү өчен алдан рөхсәт алу кирәкми. Милекче бары тик җирле үзидарә органына, Казанда, мәсәлән, шәһәр Башкарма комитетының Шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсенә, йорт салырга ниятләве турында алдан хәбәр җиткерергә, белдерергә тиеш. Бу документка (уведомлениегә) өстәп, җиргә хокукны дәлилли торган таныклык, тарихи җирлек чикләрендә төзелсә, күчемсез милек объектының тышкы кыяфәтенә сыйфатлама һәм башка берничә документ әзерләнергә тиеш. Белгечләр аңлатканча, бу участокларда милекчеләр закон тарафыннан рөхсәт ителгән объектлар гына төзесен өчен кирәк.

Белдерү кәгазен алгач, вәкаләтле орган 7 эш көне дәвамында йорт үлчәмнәре рөхсәт ителгән нормаларга җавап бирәме-юкмы – шуны тикшерә. Аннан мөрәҗәгать итүчегә үз җавабын җибәрә.

Казанның шәһәр төзелешенә рөхсәтләр бирү идарәсе башлыгы Наил Галиев, бина төзелеп беткәч, ай дәвамында җирле үзидарә органына төзелеш төгәлләнү турында язма хәбәр юлларга тиешлеген билгеләп үтте. Ул бинаның техник планы, берничә милекченең үз өлешләре турында килешүләр, милеккә хокукны теркәү буенча пошлина түләнү турында реквизитлар юлланырга тиешлеген әйтте. “Әгәр барысы да дөрес итеп тутырылган икән, без теркәү органына объектны кадастр учетына кую буенча мәгълүмат җибәрәбез. Бүген бу мәсьәләләрдә тулысынча электрон платформа булдыру турында уйлыйбыз. Бу — гражданнарның порталга электрон юл белән мөрәҗәгать итә алулары өчен мөһим”, — диде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, гражданнарга Росреестрга мөрәҗәгать итү кирәкмәячәк тә, аның урынына моны муниципаль хакимият органнары эшләячәк.

Ада Зәйдуллина яңа кагыйдәләр буенча 10 лап йорт теркәлгәнен әйтте. Хакимияткә бакча йорты төзергә җыену турында да алдан хәбәр итәргә кирәк булачак. 2019 елның 1 мартыннан соң, бу процедураны узмый торып, милеккә хокукны теркәү мөмкин булмаячак. Моңа кадәр мондый йортларны төзүгә рөхсәт тә, алдан хәбәр итү дә таләп ителмәгән.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram