Татарстан гаиләләре 36 өлкән кешене тәрбиягә алган

 

Татарстан гаиләләре 36 өлкән кешене тәрбиягә алган. Бу турыда журналистларга республиканы Биектау районына эш сәфәрендәТатарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Сәфәр Өлкәннәр көне декадасы кысаларында оештырылган. Министр Биектау авылында тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче 93 яшьлек Шәмсеруй Низаметдинованы Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

«Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» проекты ялгыз өлкән кешеләр өчен интернат-йортны алмаштыру максатыннан гамәлгә ашырылган.

«Бүген без актив озын гомер турында сөйлибез. Пенсиягә чыгып та, хезмәт куярга яраклы һәм әзер кешеләр бар. Әмма даими тәрбиягә мохтаҗ кешеләр дә бар. Ике ел элек Татарстанда «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» проекты гамәлгә куелуы очраклы түгел», – дип әйтте Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.

«Өлкән кеше сәламәтлеге өчен мондый вариант, әлбәттә, яхшы. Ялгыз һәм авыру кешеләр арасында булу бер хәл, ә онык, оныкчык, урта буын булган гаиләдә бөтенләй башка мохит», – диде Зарипова.

 

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram