Элвин Грейның диагнозы билгеле — җырчыны Казанга кайтарганнар

 

Җырчы Элвин Грейны ашыгыч рәвештә Казан хастаханәсенә кайтарганнар. Бу хакта җырчының инстаграмыннан билгеле булды.+

Элвин Грей Төмән өлкәсендә гастрольләр вакытында хастаханәгә эләккән дип язганидек. Сәламәтлеге кинәт өзлегү аркасында, җырчы ай азагына кадәр планлаштырылган барлык концертларын билгесез вакытка кичектерде.
Инстаграмга урнаштырган фотодан күренгәнчә, Радик система астында ята. Хәзер дәвалану Казанда дәвам итә. Шәхси аккаунтында язылганча,  җырчыга «акустик травма» дигән диагноз куелган. Бу эчке колакның көчле тавыш аркасында җәрәхәтләнүе дигән сүз. Тамашачылары Элвин Грейга тизрәк терелеп, иҗатын дәвам иттерүен тели.
Чыганак:Матбугат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram