Яр Чаллының “Нур-Ихлас” мәчете территориясендә мәдрәсә төзеләчәк

Яр Чаллының “Нур-Ихлас” мәчете территориясендә мәдрәсә төзеләчәк

Яр Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчетендә мәдрәсә төзеләчәк. Бу хакта Яр Чаллы мөхтәсибәтендә хәбәр иттеләр.

“Нур-Ихлас” мәчетенә быел 25 ел тула. Ул Яңа шәһәрнең 48 комплексында урнашкан. Мәчет шәһәрдәге иң зур дини объект булып санала. Юбилей хөрмәтенә мәчет территориясендә булачак мәдрәсәгә нигез салынды.

 

“Проект узган ел ук эшләнде һәм расланды. 2018 елның 1 сентябрендә мәдрәсә төзелеше башланды. Бу ике катлы бина булачак, шактый өлеше пыяладан эшләнәчәк”, — дип сөйләделәр төзелеш инициаторлары.

Мәдрәсә мөселманнарның сәдака акчасына төзелә, дип хәбәр иттеләр Яр Чаллы мөхтәсибәтендә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram