Татарстан командасы “Урман кисүче-2018” Россия чемпионатында дүртенче тапкыр беренче калды

 

19-21 сентябрьдә Екатеринбургта “Урман кисүче-2018” VI Россия чемпионаты уздырылды. Чемпионатта Татарстан командасы рәттән дүртенче тапкыр җиңү яулады.

  • Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 24 команда катнашты. Барлыгы 72 агач аударучы көч сынашты. Чемпионатта урман әзерли торган машиналарның – харвесторларның һәм форвардерларның операторлары арасында да ярышлар булды.

Агач аударучылар түбәндәге дисциплиналарда ярышты: агач аудару, чылбыр алмаштыру, төгәл кискәләү, катнаш кисем белән кискәләү, сабаклар кисү һәм командалы эстафета. Машина операторлары агач аудару, кисү аппаратының чылбырын алмаштыру, бүрәнә кискәләү конкурсларында көч сынашты.

  • Татарстаннан конкурста “Нурлат урман хуҗалыгы” һәм “Саба урман хуҗалыгы”дәүләт оешмалары агач аударучылары катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә Татарстан  командасы команда зачетында дүртенче ел рәттән беренче урынны яулады. Руслан Николаев харвестер операторлары арасындагы абсолют беренчелектә 1нче урынга лаек булды. Фидаил Адиев юниорлар арасында 1нче урынны алды.

Олег Алексеев “Ботаклар кисү” дисциплинасында – 1нче, “Төгәл кискәләү” номинациясендә – 3нче, абсолют беренчелектә 4нче урынны яулады.

Николай Гришаков “Агач аудару” дисциплинасында – 2нче, абсолют беренчелектә 5нче урында булды.

Александр Мортазин “Катнаш кисем белән кискәләү” дисциплинасында 3нче урынга ия булды.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram