“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

 

“Янган-тау” Россиядәге беренче ЮНЕСКО геопаркы булачак. Бу хакта Италиянең “Адамелло-Брента” паркында үткән 8нче Халыкара ЮНЕСКО конференциясендәге мәгълүматларга таянып, “Bash.News” сайтыхәбәр итә.

  • “Янган-тау” глобаль челтәргә кертеләчәк. Бүгенге көндә монда 38 илнең 140 геопаркы кергән. Моңа кадәр Россия геопарклары бу исемлектә булмаган. Башкортстан геопаркы илдә беренче глобаль статуслы объект булачак.

Салават районында дөньякүләм әһәмияткә ия булган 3 объект бар. Аларның иң билгелесе — Мәчетле авылы янындагы тау катламы киселеше. Ул Җир шарының билгеле бер чорының стандартына — «Алтын кадак» статусына дәгъва итә. Мәчетле авылы янындагы тау киселеше 10 миллион ел элекке тарихны саклаган. Ул чакта бу урында җылы океан була, һәм Урал тауларының формалашуы башлана. Лагерево авылында мегафауна җәнлекләренең сөякләре сакланган. Мәктәп музеенда мамонт сөякләре, мөгезләре һәм йонлач мөгезборынның баш сөяге бар.

Лагерево янындагы сазлыкта Башкортстанның һәм Россиянең Кызыл китабына кертелгән җәнлекләрне һәм үсемлекләрне күрергә була.

  • Геопаркның мәйданы 1700 кв. км тәшкил итә. Киселештән тыш, территориядә тагын 20 геологик объект бар. Монда “Янган-тау” геопаркы, шифаханәсе, Кургазак чыганагы, мәгарәләр урнашкан. Алар аша төп туристик маршрутлар үтәчәк. Геопарк киләчәктә төбәкнең үсешен генә кайгыртуны түгел, монда  халыкны күпләп җәлеп итүне дә максат итеп куя. Җирле җитештерүчеләр һәм һөнәрчеләргә акча эшләү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.

ЮНЕСКО статусы ярдәмендә геопарк индустриаль булмаган үсеш һәм бөтен дөньяда танылу өчен уникаль мөмкинлек алачак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram