Казанда сәүдә үзәкләре янында вакцина ясату мобиль пунктлары барлыкка килде

 

Казанның ике сәүдә үзәге каршында вакцина ясату мобиль пунктлары барлыкка килде.

“Мега” сәүдә үзәге һәм “Тандем” сәүдә-күңел ачу үзәге янында табиблар шәһәр халкына иртәнге 10:00 кичке 18:00 кадәр вакцина ясаячак. Мобиль пунктлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 7 октябрьгә кадәр эшлиячәк.

“Казан ярминкәсе” Күргәзмә үзәге территориясендә 25 сентябрьдә экспресс-прививка пункты ачылачак.

“Вакцинацияне ОМС полисы буенча теркәлгән медицина оешмасында ясатырга була. Моның өчен алдан язылу кирәкми. Вакцинацияне бушлай ясыйлар”, — диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram