Татарстан Президенты урманчыларга 64 автомобиль ачкычы тапшырды

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчыларына 64 автомобиль ачкычы тапшырды. Тантаналы чара Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы янында узды.

«Сезне һөнәри бәйрәмегез – Урманчылар көнебелән котлыйм. Элегрәк бу урман бистәләре өчен киң колачлы һәм матур бәйрәм иде. Бүген без сезгә эшегез уңышлы барсын өчен менә шундый бүләкләр тапшырабыз», — дип искәртте үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Вручение автомобилей лесничествам Республики Татарстан

Быел Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына республика Хөкүмәте тарафыннан 140 миллион сум акча бүленгән, ул ведомствоның матди-техник базасын яхшыртуга юнәлдерелгән. Моңа кадәр урманчылар үз автопаркларын 2016 елда яңарткан иде.

«Татарстанның әлеге бүләге – урманда эшләргә уңайлы булсын өчен саллы өлеш. Россиядә барлык төбәкләр дә урман фондына мондый игътибар күрсәтми», — диде РФ табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

Вручение автомобилей лесничествам Республики Татарстан

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов белән Иван Валентик урман хуҗалыгы җитәкчеләренә 32 «Нива» һәм 32 «УАЗ» автомобиле тапшырды.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram