Казан балалар белән сәяхәт итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә кергән

 

 

Татарстан башкаласы сентябрь башында балалар белән сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр рейтингында өченче баскычта урнашкан. Бу хакта Россиянең Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә.

Туристлар Казанга ял итәргә уртача алганда 2-3 көнгә килә һәм кунакханәгә тәүлегенә 2,6 мең сум акча сарыф итә.

Исемлектә Санкт-Петербург – беренче, Мәскәү икенче урынны алган. Екатеринбург – дүртенче баскычта урнашкан.

«Бәрхет сезоны»нда Россиянең иң популяр курортлары бишлегенә Анапа, Евпатория, Ейск, Феодосия һәм Геленджик кергән.

Рейтинг 1-30 сентябрь көннәрендә балалар белән яшәү өчен кунакханәләр һәм апартаментларны броньлау мәгълүматларына таянып төзелгән.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram