Татарстанда «Урман атнасы-2018» табигатьне саклау акциясе башланды

 

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Биектау урманчылыгының Дәрвишләр бистәсе янындагы урманны чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистартты. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Татарстан Министрлар Кабинетының «Урман атнасы-2018»республика табигатьне саклау акциясен уздыру турында»гы боерыгын үтәү йөзеннән оештырылды.

Бу урын очраклы гына сайланмаган. Дәүләт урман фондына караган әлеге урында шифаханә һәм дачалар урнашкан, ул Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрнең дә, казанлыларның да яраткан ял урыны булып тора. Чүпне дә гадәттә биредә генә калдырып китәләр. Берничә сәгать эчендә урманчылар бер йөк машинасы чүп-чар җыеп алды.

  • Соңгы 8 ел эчендә «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе кысаларында урманнарны чистарту буенча зур эш башкарылды. Быел Татарстанда 2,5 мең кубометр күләмендә каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды һәм чыгарылды. «Урман атнасы-2018» акциясе 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр узачак. Бу чорда республикада 132 чара үткәрү күздә тотыла.

 

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram