Салават Фәтхетдинов сарай җырчысы ролендә татар комедиясендә төшкән

 

Яшь татар кинематографистлары һәм артистлары Казан ханлыгы алыну һәм Кабан күле хәзинәсе тарихының яңа версиясен тәкъдим иттеләр. Айдар Габдрахмановның «Яу» пародияле комедиясе Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурс номинациясендә катнаша. Бүген ул кинофорум мәйданчыгында премьера алдыннан күрсәтелде. «Татар-информ» хәбәрчесе фильмның беренче тамашачылары арасында иде.

«Яу» фильмы әле эшләнеп бетмгән. Планда — аны тагын берничә кадр төшереп, техник яктан әзерләп бетерү һәм прокатка чыгару.

  • «Яу» тарихи фильмга пародия рәвешендә төшерелгән. Идея авторы — Альберт Шакиров һәм Рәис Шәйхетдинов. Альберт Шакирв — сценарий авторы, Рәис Шәйхетдинов — баш продюсер.

Вакыйга 1430 елда бара. Бәтенесен Казан ханлыгының байлыгы кызыктыра. Мәскәү гаскәрләре дә, тирә-яктагы башка ханлыклар да тынгылык бирми. Əстерхан ханы Мотыйкның Казанны яулап алу буенча үз планы бар.

Фильмда төп рольләрне — Казан һәм Əстерхан ханнарын «Мунча ташы» артистлары башкара. Салават Фәтхетдиновка да эпизод роле бирелгән — ул Казан ханлыгының сарай җырчысы ролен башкара — хан сараенда үткәрелгән мәҗлестә җырлый. Төрле рольләрне татар театры артистлары башкара. Оештыручылар җиде театрдан артистлар катнашуы турында әйтә. Артистларга караганда, бу исемлеккә «Мунча ташы» һәм «Салават» җыр театры да керә.

Яшь режиссер Айдар Габдрахманов үзенең әзер проектка чакырылуын, ул килгәндә артистларның инде сайланган булуын әйтә. «Мин әзер сценарий, әзер жанр һәм әзер актерларга килдем. Бу эшемнән канәгатьмен дия алмыйм. Комедия жанрында эшләве җиңел түгел. Əле эш бетмәгән. Берничә эпизодны төшерәсе һәм графика эшләре калды», — диде ул.

«Бу реалистик тарихи фильм түгел. Китап укымаган бүгенге көн яшьләре ул тарихи вакыйгаларны шулайрак күз алдына китерә. Анда көлү дә, чеметү дә, тешли торган урыннар да бар. Кемдер алай булмаган дияр, булмагандыр да… Без тарихи дөреслек булмавын беләбез. Әмма кешеләр һәм аларның тормышка мөнәсәбәтләре шул ук. Барысы да булырга мөмкин», — диде төшерү төркеме әгъзасы, артист Ирек Хафизов.

Ул фильм төшерү өчен Казан тирәсендә тарихи фильм төшерү иске мохитне бирә торган урыннар булмавыннан зарланды. «Меңъеллыкны чагылдыра торган бер җир сакланмаган. Без андый урыннарны бик эзләргә тырыштык, әмма бик авырлык белән сайланды. Тимерчыбыклар да, рельслар да күренә», — диде ул.

Ирек Хафизов әлеге проектка дәүләт булышмавын, иганәче акчасына эшләнүен әйтте. «Без бәлки бүтән якларга да кереп киткәнбездер. Аның өчен җавап бирербез», — диде ул. Төшерү командасы бу сәяси темага бары тик комедия жанрында гына тәшереп булганын ассызыклады.

Оештыручылар фильмны прокатка чыгарырга җыена.

 Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram