Россиядә үзгәрүчән юл билгеләре куячаклар

 

 

Россия юллары буйлап яңа төрле билгеләр куялар. Алардагы мәгълүмат алмашучан булачак. Бу турыда Россия юл фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

Әлеге билгеләр юлдагы шартларга — явым-төшемгә, күз күременә карап, автомат рәвештә оптималь тизлек режимын билгели. Электрон билгеләрне автомагистральләр һәм тизйөрешле юлларда куячаклар. Экспертлар фикеренчә, мондый билгеләр юлларда иминлекне арттырырга ярдәм итәчәк.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram