Иң яхшы Сабан туе өчен тавыш бирүдә җиңүче билгеле булды

Түбән Кама районы Гөбәдия кубогы — «Губадия Сup» җиңүчесе булды һәм Сабан туе үткәрү буенча Татарстан чемпионы рәсми булмаган исеменә ия булды.

Тавыш бирү «Инициативалар картинасы»нда онлайн- мәйданчыгында узды. Түбән Кама районы 26 процент тавыш җыеп җиңүгә иреште.

Зәй районы 19 процент тавыш белән икенче урынны алды һәм «Камыр-Батыр Trophy» бүләгенә ия булды. Буа районы 18 процент тавыш җыйды һәм «Өчпочмак Shield» бүләгенә лаек булды.

Тавыш бирү ике турда узды. Беренче турда һәр төркемнән бер җиңүче билгеләнде. Финалда 6 район сынашты.

 

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram