Салават Фәтхетдинов: Җырчылар арасында шәхес булырдайлары бармы соң?

 

 

 

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
Фото: Рамил Гали
Татар халкының иң яраткан һәм хөрмәт иткән җырчыларының берсе Салават Фәтхетдинов белән әңгәмә коруыбызның сәбәбе — «Татар моңы» бәйгесенең юбилей сезоны. Беләсездер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Салават Фәтхетдинов менә инде 10 ел дәвамында «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының алыштыргысыз жюри рәисе булып тора.

«Илһам Шакиров әйтмешли, җырлаучылар күбәйде, җырлый белүчеләр азайды. Эстрада казанында кемнәр генә кайнамый. Бәйгенең максаты – талантларны барлау, аларга киләчәк тормышларында юл күрсәтү. Мин бу бәйгегә зур өметләр баглыйм, катнашучыларга бик таләпчән карыйм», — дип башлады сүзен Салават.

— Салават әфәнде, «Татар моңы»ның да 10 еллык тарихы бар!Беренче елларбелән чагыштырганда үзгәрешсизеләме?

— Үзгәреш җир белән күк арасы. Беренчедән, бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя. Соңгы елларда чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә бик теләп катнаша башлады. Төрле төбәкләрдән килгән яшь башкаручыларның саны ишәйде, чыгышлары да сыйфатлырак, көчле тавышлар килә.

Икенчедән, репертуар төрлелегенә аерым басым ясар идем. Элегерәк бәйгегә бары бер халык җыры белән килүчеләр дә булгалады.

Өченчедән, катнашучыларның милли киеменә аерым басым ясала.

Соңгы 5 елда бәйгенең телевизион форматта эшли башлавын да яңа үзенчәлек дип атар идем. «Татар моңы» бик тәртипле, тыйнак конкурс. Шуңа күрә сәхнә киемнәренә аеруча зур игътибар бирәбез, соңгы елларда бигрәк тә. Җырчыларны киендерү — бәйгенең тагын бер үзенчәлекле ягы. Безнең халык элек-электән матурлыкка омтылган. Өстендә бизәкләп ясалган озын күлмәк, аякта читек булган. Ирләр башларына чигелгән түбәтәй, хатын-кызлар калфак кигәннәр. Менә шуларның барысын да истә тотып эш итәбез. Узган елгы гала-концертка гына сиксәнгә якын костюм тегелгән иде. Алар барысы да ябык, берсе икенчесен кабатламый. Сәхнә бит ул ярымшәрә чыгу урыны түгел. Һәр катнашучыдан халкыбызның тутыкмас моңнарына зур ихтирам таләп итәбез.

— Татар эстрадасында меңгә якын җырчыбар. Чит җирләрдәннәрсә эзлисез?

— Үзләрен җырчы, йолдыз дип йөртүчеләрнең саны мең генә түгел, артык. Французның бөек җырчысы: «Җырлавын һәркем җырлый, миңа шәхесне бирегез» дигән. Шәхес булырдайлары бармы соң? Күп җырчыларның кыяфәтләре дә, кыланышлары да бертөсле, җырлары такмак, моңнары юк. Кем җырлаганын отып калып булмый, кызганыч. «Татар моңы» дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерә, затлы тавышлы яшьләрне табып алып таныта, үстерә. Шундый бәйгеләр күбрәк булсын иде. Милләтне милләт итеп моң, дин һәм киемебез саклаган. Милләт яшәгән вакытта шәхес булырдай җырчылар да үсәчәк, иманым камил!

— Татар жырчларын башкаручы башка милләт вәкилләренә ничек бәя бирәсез?

— Бервакытта да тәнкыйтьләмим. Аларга сөенеп карыйм. Ләкин татар җырларын җиренә җиткереп бары тик татар кешесе үзе генә җырлый ала, дип саныйм.

— Татар теленең, татар җырларыныңкиләчәге бармы?

— «Бар» — дип өздереп әйтәм. Мин һәрвакыт бер сүзне кабатлыйм: мари, удмурт, чуваш халкы исән булганда, татар теле мәңге яшәячәк! Иң беренче эшне үзеңнән башларга кирәк. Гаиләдә урысча сөйләшеп татар телен, татар моңын саклап калып булмый. Шуңа күрә һәрбер йортта татарча сөйләшсеннәр, татар җырларын тыңласыннар. Авылларыбызда гармун моңнары беркайчан да тынмасын. Без татар дип горурланып яшик. Безнең мактанырлык әйберебез бар: ул — моң! Аны бездән берәү дә тартып ала алмый!

Чыганак:Интертат.ру

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram