Туфан ага җитми…

Бүген,25 нче август көнне,Туфан ага Миңнуллинга 83 яшь тулган булыр иде…Үз сүзен әйтә белүче,татар халкы өчен янып яшәүче Туфан ага бүген бигрәк тә җитми безгә….

Туфан Габдулла улы Миңнуллин  — күренекле татар драматургыязучыпублицистҗәмәгать эшлеклесесәясәтчеТР Дәүләт ШурасыдепутатыДамир Сираҗиев премиясеМуса Җәлил премиясеГ. Тукай исемендәге дәүләт премияселауреатыКазанның шәрәфле ватандашы. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург[1].

Туфан Миңнуллин — 1995 елдан башлап Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Ул дәүләт дәрәҗәсендә татар телемәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт шурасында һәрдаим татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы депутатлардан иде[2].

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Туфан Миңнуллинда әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була. Чыгышы белән ул — Казан кешесезаманында Гафур Коләхмәтовтан белемалган. Алар укыган мәктәпкә Тукайның килүе, яхшы укучыларга китаплар өләшүе кебек истәлекләренулына кат-кат сөйли.

Габдулла агай, гомумән, кызыклы шәхес була, аның тормыш юлы да катлаулы һәм кызыклы: дары заводыэшчесе Габдулла Миңнуллин 20 нче елларда авылга китә, авыл Советы секретаре булып эшли. Ул анда беренче мәртәбә радио керткән, велосипед алып кайткан. Беркадәр вакыт күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән. Габдулла агай үгетнәсыйхәтле шигырьләр язган, әкиятләр чыгарган. Малаена шул елларда дөнья шаулаткан шагыйрь исемен кушуы да аның әдәбиятка гашыйк булуын күрсәтә.

Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә.

Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый. 1962 елны Туфанның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 19671969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела. Шул вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

Чыганак:Википедия

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram