“Зәкят” фонды Корбан бәйрәмендә мохтаҗларга ике мең тоннага якын корбан ите тапшыра

 

 

 

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү буенча зур күләмле хәйрия акциясе старт алды. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөфтияттән корбан итләре алучылар арасында аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр бар. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча социаль учреждениеләргә — мәдрәсәләр һәм башка дини мөселман уку йортларына, төзәтү колонияләренә, хәйрия фондларына ярдәм ителде. Аз керемле халык һәм социаль учреждениеләрне тәэмин итү өчен барлыгы сигез йөздән артык сарык чалынды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында беренчеләрдән булып ит өләшү башланды. Корбан бәйрәменең беренче көнендә бәйрәм күчтәнәчләрен 220 мохтаҗ кешегә өләштеләр. Бәйрәмнең икенче көнендә тагын шуның кадәр кешене ит белән тәэмин итү күздә тотыла. Аларга фонд, милләтләренә һәм диннәренә аермыйча, барлыгы ике мең тоннага якын корбан ите тапшырачак – бу 100 сарык дигән сүз. Шунысы күркәм, корбан чалган мөселманнардан ит керү дәвам итә. Корбан итләрен алучылар арасында шулай ук А.Вавилова исемендәге хоспис, Күрмәүчеләр җәмгыяте, Инвалидлар җәмгыяте, Репрессияләнгән кешеләр җәмгыяте, Блокадада булучылар җәмгыяте, шикәр авыруыннан интегүчеләр җәмгыяте бар.

Моннан тыш, Корбан итенең байтак өлеше төрмәләргә озатылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аны республикабызның 15 колониясенә җибәрде. Әлеге уңайдан барлыгы 174 сарык чалынды. Тоткыннарга бәйрәм чәенә җиләк-җимеш, яшелчәләр, хөрмә, өрек, тәм-томнар дә тапшырылды.
Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китте һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарыла. Махсус урыннар шулай ук Чистайда – Ислам үзәге янында һәм “Әнәс” мәчетендә, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә бар.

  • 21, 22, 23 август көннәрендә корбаннар чалып, якыннарыңны һәм мохтаҗларны корбан ите, бәйрәм күчтәнәчләре белән сөендерергә мөмкин.

Корбан бәйрәмен оештыру өчен 50 волонтер җәлеп ителде. Алар мәчет һәм мәчет территорияләрен җыештырды, итләрне чабу, пакетларга тутыру һәм мохтаҗларга таратуда, балалар өчен бәйрәм чараларын оештыруда ярдәм итте.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram