Яр Чаллы тәүге тапкыр «Печән базары» фестивале уздырырга ниятли

Яр Чаллы шәһәре «Печән базары» фестивале уздырырга әзерләнә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин хәбәр итә.
Чара 24 август көнне Тукай яр буенда үткәреләчәк.
Фестивальдә бизәнү әйберләре, зәркән, кием-салым, күннән эшләнгән әйберләр һәм татар китапларын сату оештырылачак. Моннан тыш программада, балык бәлеше, әлбә, талкан әзерләү буенча мастер-класс, рецептлар белән бүлешү; “Болгар” бию театрыннан татарча биюләр буенча мастер–класс; “Заманча никах киемнәре, туйга, никахка нинди кием сайларга?” темасына лекторий; никахка яулык бәйләү буенча мастер-класс; Алсу Рахматуллина тарафыннан язылган «Яр Чаллы” китабының презентациясе каралган.
Шулай ук, Радиф Кашапов, Илшат Аюпов, Захир Насибуллин, Ринат Гыйлфанов, Лилия Гыйбаш, Фидаил Мазитов катнашында акустик концерт булачак.
Балалар өчен аерым мәйданчык эшләячәк.

Фестивальдә «Каймак» татар милли рестораны ике кешелек сертификат уйнатырга вәгъдә итә. Анда җиңү өчен «Печән базары» фестиваленә стилизацияләнгән милли киемдә килергә, лотереяга үз исем-фамилияне, телефон номерын күрсәтү (лотерея барабаны сәхнә янында торачак) шарт. Нәтиҗәләрне сәгәгать 19:00 дә сәхнә мәйданчыгында игълан ителәчәк.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram