Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программа булачагын әйтте

 

 

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торактан күчерүгә бәйле яңа программаны игълан итте. Бу хакта «Татарстан-24» телеканалы порталында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә республикада авария хәлендәге 25 мең квадрат метр торак бар. Ирек Фәйзуллин тузган торактан күченүгә мохтаҗ кешеләрнең санын билгеләргә йөкләмә бирде.

Яңа программа рәсми төстә кабул ителгәнчегә кадәр, аның нечкәлекләре хакында хәбәр ителми.

Программаның моннан алдагы версиясе авария хәлендәге торакның бер квадрат метрын 11 мең сумга сатып алу һәм социаль ипотекада катнашуны күздә тота иде. Әмма аннан барлык мохтаҗлар да файдалана алмады.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram