Татарстанда илледән артык студентка чит илдә уку өчен президент гранты бирделәр

“Глобаль белем бирү” президент программасы кысаларында чит ил югары уку йортларында уку өчен Татарстанның 52 студенты грант алды. Бу хакта Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан студентлары “Глобаль белем бирү” программасы буенча хупланган грантларның өчтән берен диярлек алды. Әлеге күрсәткеч буенча төбәк Санкт-Петербургны һәм Мәскәү өлкәсен узып, Мәскәүдән соң икенче урынны тота.

Укыту программасы кысаларында Татарстан студентлары чит илләрнең әйдәп баручы югары уку йортларында укый, финанс ярдәме ала, шулай ук эшкә урнашуда ярдәм ала алачак.

  • Программа операторы — Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе.

Чыганак:Татар-информ

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram