Зәринә Хәсәншина кияүгә чыгуы-чыкмавы турында әйтте: “Беренче адымны ир-ат ясарга тиеш бит инде!”

 

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: @zarinakhasanshina
“Ак чәчәкләр” фильмындагы җырны башкарган Зәринә Хәсәншинага күп егетләр мөкиббән. Шуңа да Зәринәнең шәхси тормышы турында беләсе килү теләге көчле. Шушы көннәрдә “Татар-информ” хәбәрчесе Зәринәне бер хәйрия концертында очратып, кияүгә чыгуы-чыкмавы турында сорашты.

— Зәринә, хәлләрең ничек? Җәйге яллар ничек уза?

— Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, хәлләрем бик яхшы. Җәйне яратам, рәхәтләнеп эшлим һәм шул ук вакытта ял да итәм. Бер сүз белән әйткәндә, ял көннәрем файдалы уза. Иҗади өлкәдәге яңалыкларга килсәк, “Мәхәббәт йолдызым” җырына клип төшердек. Ул беренче клипның дәвамы, андагы мәхәббәт тарихының дәвамы. Төп рольдә — Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов. Әлеге клипны тамашачы телевизор экраннарында сентярь аенда күрә алачак. Июнь уртасына кадәр бертуктаусыз эшләдем, иҗат белән шөгыльләндем һәм репертуарымны яңа җырлар белән баеттым. Сәяхәт итәргә яратам, иптәш кыз белән Грузиягә барып ял итеп кайттык. Диңгез дә күрдек, грузин сыйларыннан авыз иттек, җирле халык белән аралаштык һәм андагы гореф-гадәтләр белән таныштык. Хәзер ял көннәре авылда уза, чөнки мин – авыл баласы. Җәй көне Казанда бөтенләй тора алмыйм, шуңа күрә көн аралаш авылга кайтам. Казанда булганда бөтен җәем шул тузанда “буталып йөреп” үтеп китә кебек. Соңгы вакытта туганнар да: “тырт” иткән саен кайтып җитәсең дип көлә башладылар. 100 км минем өчен әллә бар, әллә юк инде ул. Кайтыр җирем, көтәр кешеләрем булганда, ник әле кайтмаска ди…Ул бит үзе зур бәхет.


«Булачак тормыш иптәшем әтиемә охшаган булса, шул җитә»

— Зәринә, кияүгә чыгарга җыенмыйсыңмы?

— Йөрәгем буш һәм очрашып йөргән егетем юк, әлегә сайланам. Күп егетләр белән аралашам, җаңга якыны юк. Кияүгә чыгарга җыенмыйм. Безнең нәселдә иртә кияүгә чыгучылар юк, шуңа күрә мин дә ашыкмыйм. Яшь бара дип кенә яратусыз, саф хисләрсез кияүгә чыгарга теләмим. Ләкин Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, 30 яшькә кадәр гаилә корырга кирәк дип саныйм. Әбием әйтмешли, насыйп ярың очраса бүген үк кияүгә чыгып китәргә мөмкин.

— Хыялыңдагы ир-ат нинди булырга тиеш соң?

— Əллә нинди таләпләр куймыйм. Хатын-кызны хөрмәт итә торган, мине һәм эшемне аңлардай кеше булсын иде. Əмма артист булмасын. Бер җырчы әйтмешли, гаиләдә берәү “нормальный” булырга тиеш. Ирем төпле һәм хәлле булса, җырлап йөрергә һәм иҗат итәргә була. Җырчы ир-атларны хөрмәт итәм, ләкин, минемчә, җырлап йөреп кенә гаиләне алып барып булмый. Булачак тормыш иптәшем әтиемә охшаган булса, шул җитә. Кырыс холыклы, үз сүзендә нык тора торган, романтик, аның белән тормышны алып барырга җиңел булырга тиеш. Бу дөньяга үз карашы булган, гаиләне тәэмин итә ала торган ир-ат эзлим. Ялкау , “чүпрәк” егетләр бөтенләй ошамый.

«Үземне профессиональ җырчы буларак күрсәтәсем килә»

— Зәринә, татар эстрадасына кереп китү авыр булдымы?

— Яшьләргә татар эстрадасы сәхнәсенә менү бик авыр, мин аны яхшы беләм. Хәзерге вакытта продюсерым, спонсорым һәм миңа матди яктан булышучылар юк. Барысына да үз көчем белән ирештем. Банкет, туйларда чыгыш ясап акча эшлим. Әти-әнием бик нык ярдәм итә, аларга зур рәхмәт. Минем иҗатымны үстерү өчен тырышалар. Әни – башлангыч сыйныф укытучысы, әти – агрофермада баш хисапчы булып эшли. Энем – Рәзил, ул спорт белән шөгыльләнә. Алар минем терәгем. Балык Бистәсе районы Тәберде-Чаллысы авылында гомер кичерәләр.

Хәзерге вакытта әзме-күпме үз тамашачым бар, дип уйлыйм. Соңгы вакытта шундый нәтиҗәгә килдем: безнең халыкка гади, күңелне күтәрә, сикереп биетә торган җырлар кирәк. Ләкин араларында профессиональ җырчыларны яратып тыңлаучылар да бардыр дип өметләнәм. Юкка гына, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы һәм Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алмыйм. “Дешевый” эстрадада үземне профессиональ җырчы буларак күрсәтәсем килә. Моның өстендә эшлим, иҗатымны энә күзлегеннән үткәрәм. Киләчәктә андый җырчыларның өстенлекләрен күрә, аңлый белгән тамашачылар барлыкка килсен иде.

— Җырларыңны сайлаганда беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсең? 

— Мин — лирик җырчы, шуңа күрә салмак һәм татар халык җырларына өстенлек бирәм. Мин заманча, бии торган җырлар сайларга тырышмыйм. Әлбәттә, репертуарымда андыйлары да бар. Җырның ертыгы булмаса да, җыр мәгънәгәле булырга һәм тамашачыны нәрсәгә дә булса өйрәтергә тиеш. Хәзер үзешчән авторлар күбәеп китте, шуңа күрә дә тәҗрибәле композиторлар белән генә эшләргә тырышам.
Җилбәзәк булып күренергә теләмим, тәрбиям андый түгел

— Сәхнә күлмәкләрен каян аласың?

— Сатып алам, киемнәрне үзем сайлыйм. Кайбер очракта сәхнә костюмнарын тектерәм. Татар эстрадасында кабатлаулар бик күп, шуңа күрә башкалардан аерылып торырга һәм үзенчәлекле образ тудырырга тырышам. Мин тормышта да шундый, башкаларны кабатларга яратмыйм. Һәрвакыт үзен булып калырга кирәк. Тыйнак киемнәргә тартылам, артык ачык киемнәр кияргә тырышмыйм. Сәхнә матурлыкны ярата дибез, ләкин күпләр ярым-шәрә чыгарга кирәк дип уйлый. Минемчә, алай эшләү дөрес түгел. Кешенең киеме – аның визит карточкасы, диләр. Киемгә карап кеше турында шактый мәгълүмат алырга, аның холкы хакында белергә була. Җилбәзәк булып күренергә теләмим, тәрбиям андый түгел.

— Зәринә, социаль челтәргә фотосүрәтләреңне еш куясың. Күз тиюдән курыкмыйсыңмы?

— Күз тиюдән курыкмыйм, андый әйберләргә ышанмыйм. Социаль челтәр җырчылар өчен кирәк ул, шул рәвешле без үзебезне таныта алабыз. Шуның өчен фотосүрәтләрне еш кертәм. Минем иҗатым белән кызыксынучы тамашачылар белән аралашам, хатлар алышам.

— Нәрсәләр язалар соң?

— Төрле фикерләр белән очрашырга туры килә, аларны укып кәеф төшкән чаклар да булды. Хәзер үземне кулга алдым, артык игътибар бирмәскә тырышам. Әлбәттә, киңәшләргә колак салам һәм киләчәктә аларны исәпкә алып эш итәм. Тышкы кыяфәтем буенча теләсә-нәрсә язучыларга аптырыйм. “Син бигрәк зур тешле, зур күзле” – дип мыскыллап язганнары бар. Аннан соң, бер интервюьга озак кына бәйләнеп, тынычлана алмый йөрделәр. Хәзер хәтерләмим дә, фатирсыз һәм машинасыз егеткә кияүгә чыкмыйм дигән сүзләрдән башланды бугай. Аны бик шаулаттылар. Дөресен генә әйткәндә, мине халык аңламады һәм язган журналист та фикеремне дөрес җиткермәгән. Турысын бәреп әйтә торган кеше мин. Дөрес, миңа ялкау ир-атлар ошамый. Хәзер карагыз инде, бүгенге көндә барлык эш хатын-кызлар җилкәсендә. Күп очракта кызлар үзләре егетләр артыннан йөри, бик нык ачуым килә шуңа. Ир-ат үзләре беренче адымны ясарга тиеш бит инде! Ләкин алар барысы да рухи яктан көчсез. Дусларым арасында да мондый очраклар күп булды.

Зәринә Хәсәншина белән аралашуыбыз тәмамланды, җырчы кыз ашыга-ашыга сәхнәгә менеп китте. Концертта халык яратып кабул иткән «Ак чәчәкләр» җырын башкарды.

Чыганак:Интертат.ру

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram