Зөлфия Шакирова “Татар моңы” конкурсында җыр аркылы милләтне торгызу башкарыла дип саный

 

 

“Татар моңы” конкурсының жюри әгъзасы Зөлфия Шакирова “Татар моңы” Халыкара конкурсы буенча фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үткәргән «Татар моңы-2018» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концертына багышланган матбугат конференциясе барышында сөйләде.

“Моң” төшенчәсен рус теленә тәрҗемә итеп булмый. Ул татарда һәм башкортта гына бар, башка милләттә юк. “Татар моңы” дигән конкурс яшь талантларны эзли, ул зур эш башкара. Чөнки без җыр аркылы милләтне торгызабыз. Татар халык җырларында татар халкының тарихы язылган. Халык җырын кеше җырлый икән, монда ул үзенең тарихына әйләнеп кайта. Ә тарихы булмаган халыкның киләчәге юк дигән сүз. Халык тарихны белми икән, ул милләт юкка чыга”, — диде Зөлфия Шакирова.

“Бер әйбер ачуымны чыгара: һәр конкурсант чыга да, Резедә Әхиярованың бер җырын җырлый. Татар халкында бит бер Резедә Әхиярова гына түгел, җырлары халыкныкына тиң булган Сара Садыйкова һәм башка композиторларыбыз бар. Бик аяныч хәл”, — дип сөйләде Зөлфия Шакирова.

“Чит төбәкләрдән килүче конкурсантлар “Татар моңы” Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсына үзләрен таныту өчен түгел, ә аралашу өчен, чын татарларны, Казанны күрер өчен килә”, — дип сүзен йомгаклады жюри әгъзасы.

  • «Татар моңы» вокал һәм кораллы ансамбльләрне, халык җырларын, татар классик музыка әсәрләрен башкаручы 15 яшьтән 35 яшькә кадәр булган талантларны берләштерә. Әлеге конкурска Татарстанның барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән катнашучылар чакырыла. Конкурс быел унынчы тапкыр үткәрелә.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram