”Татар халкының этнографик мозаикасы” фотобәйгесе бара

23 июльдән 31 октябрьгә кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгы ”Татар халкының этнографик мозаикасы” фотобәйгесен игълан итте. Бу хакта министрлык сайтында  хәбәр ителә.

Фотобәйге Татарстанда һәм республикадан читтә татар халкының традицияләрен һәм үзенчәлеген саклау, үстерү һәм популярлаштыруга ярдәм итү өчен үткәрелә.

Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: “Халык-гамәли сәнгате. Традицияләр һәм йолалар”; “Портрет”; “Фотография-документ. Варисларга мирас” (бу номинация татарлар күпләп яшәгән урыннарда аларның этник үзенчәлекләре, көнкүреше турында документаль фотофонд булдыруга юнәлдерелгән).

Фотобәйгедә Россиядә яшәүче 18 яше тулган һәркем катнаша ала. Аның өчен анкета тутырырга, эшләрне вакытында юлларга кирәк. Бәйге шартлары белән Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында танышып була (http://mincult.tatarstan.ru/rus/fotokonkurs-etnograficheskaya-mozaika-tatarskogo.htm).

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram