Велосипедта — Казанга!

 


Башкортстанның Туймазы районында яшәүче өч ир-егет велосипедта Казанга юлланды.

Динар Хәбибуллин, Азат Мостаев һәм Андрей Осенов — экстремаль велоузышта катнашучылар. Өчесе дә — яхшы физик әзерлекле, кеченәдән самбо белән шөгыльләнгәннәр.Бу — өч дусның велосипедларда беренче генә сәяхәте түгел. Үткән елны алар шулай Туймазыдан Уфага килгәннәр. Бүген егетләр тагын да җитдирәк максат куйган: бер тәүлектә 381 километр узып, Туймазыдан Татарстанның башкаласына барып җитәргә.Биш сәгать эчендә алар 91 километр юл узган.

Чыганак:Кызыл таң

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram