Гүзәл Уразова Доктор Албаннан татар ясады

 

 

Гүзәл Уразова 10 августта Чаллыда Төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә Доктор Албан белән чыгыш ясады. Африка җырчысы Гүзәл белән бергәләп сәхнәдә кыздырды. Кыздыра торгач, татарга да әйләнеп куйды.+

Ничекме? Бик гади: түбәтәй ярдәмендә. Гүзәл Уразова Доктор Албанга татар милли баш киеме бүләк итте. Килешеп тора үзенә. Докторга бик ошады, дип сөйләде Гүзәл.
Албан гади кеше булып чыккан. «Син дә, мин, гади кеше инде. Молодец!», ди Гүзәл Уразова.
Мәйданга 30 меңгә якын кеше килгән. Алар, Гүзәл белән Албанга кушылып, рәхәтләнеп җырлаганнар, биегәннәр, дип яза urazova.ru сайты.
Доктор Албан Нигериядә туган, Швециядә яши. Аның «It`s My Life», «Hello, Africa» җырлары узган гасырның 90-нчы еллары хиты булды.
Җырчының Чаллыга моңа кадәр дә килгәне бар иде. Соңгы тапкыр былтыр «Авторадио»ның 15 еллыгында чыгыш ясады.
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Чаллыдан соң Башкортстанга юл тота. Алар Туймазы районының Карамалы Гобәй авылында һәм Стәрлетамак шәһәрендә чыгыш ясачак.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram