Җырчы Дилия Әхмәтшина: Бәби алып кайту теләге бик көчле, әти-әни булырга без әзер…

 

 

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Рамил Гали, Социаль челтәрдән
Татар эстрадасына “Сөярмен” җыры белән килеп кергән Дилия Әхмәтшина — тыйнак җырчы. Аны тамашачы нәкъ менә тыйнак һәм моңлы булганы өчен яратты бугай. Дилия Мәскәүдә яши, әмма без аны Казанда «тоттык».

Әйтергә кирәк, Дилия сәхнәдә инде шактый эшләсә дә, аның турында мәгълүмат күп түгел. Шуңа башта биографиясен сораштык.

— Дилия, син кайсы яктан, кем кызы?

— Мин 1991 елның 29 июнендә Иҗау шәһәрендә дөньяга килдем. Аллаһыга шөкер кылам, чөнки тату гаиләдә һәм татар мохитендә тәрбияләнеп үстем. Өйдә татар телендә генә аралашабыз. Шуны да әйтәсем килә: гаиләдә бер бәйрәм дә гармун моңыннан һәм самовардан чәй эчүдән башка узмый. Сабан туй, Нәүрүз, Сөмбелә, Карга боткасы бәйрәмнәрен көтеп алам. Татарларның ризыклары ошый, бәлеш һәм өчпочмак пешерергә яратам.

Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше — гаилә башлыгы. Бездә дә шулай, әтием Фәрит безнең өчен зур терәк. Гаиләбездә җыр-моңга гашыйк кешеләр күп, ләкин әтине беребез дә уздыра алмый. Оста итеп гитара да уйный, моңлы итеп җырлый, үзе дә җырлар иҗат итә. Әбием Фәүзия дә бик матур җырлаган, бик күп концертларда катнашкан кеше. Аларның үрнәге миңа киләчәккә юнәлеш биргәндер, чөнки кечкенәдән музыкага тартылдым. Җырчы булмасам, хәзер чәчтараш булып эшләгән булыр идем. Җырчы булуыма үкенмим, киресенчә, бу өлкәдә тырышып эшлим. Чыгышларым аша тамашачыга миллилекне күрсәтергә тырышам. Гомумән, мин мәгънәсез җырлар башкара алмыйм. Көе ничек кенә матур булмасын, шигыре күңелгә ятмаса, ул җырны сайламыйм. Мин әле өйрәнеп кенә киләм, хәзер иң мөһиме – алга бару. Кем нәрсә генә әйтсә дә, хыялларыма тугры калачакмын.

Гаиләм белән танышуыбызны дәвам итсәк, әбием белән бабаемны да искә алмый булдыра алмыйм. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы ветераннары. Бабайның орден-медальләр тагылган кәчтүмен әле дә зур горурлык хисләре белән карыйм. Безнең гаиләбез өчен ул зур истәлек, тарих. Кызганыч, хәзер алар исән түгел. Тик әйткән сүзләрен, биргән киңәшләрен һәрвакыт исемдә тотам. Гаиләмне яратам, якын кешеләрем минем өчен беренче урында. Минемчә, һәр хатын-кыз өчен гаилә беренче урында булырга тиеш.

— Дилия дигән исемнең мәгънәсе нинди?

— Якыннарым нинди исем кушарга белми, озак уйлашканнар. Татар эстрадасында бүтән Дилия исемен йөртүчеләр юк, миңа ул яктан бәхет елмайды. Әлеге исем фарсы теленнән тәрҗемә итсәк, күңелне үзенә тартучы буларак әйтелгән. Ягъни, күңел, йөрәк, акыл. Исемем үземә туры килә, эчке дөньям бик нечкә минем.

— Татар эстрадасына ничек килеп кердең?

— Тугыз яшемнән бирле җырлыйм. Татар гимназиясендә белем алдым, анда татарча җырларга һәм милли моң төшенчәсен аңларга өйрәттеләр. Бишенче сыйныфта укыганда телевидениедә “Күңелле кыңгырау” дигән тапшыру алып бардым. Һәр тапшыру өчен 65 сум акча түлиләр иде. Балалар тапшыруы гына булса да, аны аерым павильонда, махсус сценарий буенча, профессиональ режиссерлар, операторлар катнашында төшерделәр. Шул вакытта экран каршында каушамаска, гримм салу, ут кую, киенү серләренә төшендем. Яшүсмер чагымда Яңа Гасыр каналында барган “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаштым, җиңү яуладым.

Профессиональ рәвештә җыр сәнгате белән музыка мәктәбендә шөгыльләндем, аны уңышлы гына кызыл дипломга тәмамладым. Аннан соң Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетына укырга кердем. Анда романслар, катлаулы арияләр башкару осталыгына өйрәндем.

Мин Казанга гашыйк, беренче җырларымны да әлеге шәһәрдә яздырдым. “Чын сөю” исемле иде ул, әлеге җырны сәнгать эшлеклеләре дә югары бәяләде. Үз җырым, образым белән татар эстрадасына яңалык, яңа сулыш кертергә теләдем. Татар эстрадасын яңа үзгәрешләргә этәрә алдым. Бик күп олы шәхесләр белән дәрәҗәле җирләрдә чыгыш ясарга туры килде. Казанның Кол Шәриф мәчетен, Бауман урамнарын, Г.Камал театрын яратам. Башкала миңа яңа дуслар, “Ямьле” төркемен бүләк итте. Төркемнән киттем, кызлар мине аңлады. Анда эшләү дәверендә сәхнә осталыгымны арттырдым һәм тамашачы белән аралашырга өйрәндем. Мин һәрвакыт үземә ошаган, кызык булган эшне генә башкара алам. Яратып эшләмисең икән, ул эшнең нәтиҗәсе уңай була алмый. Хәзер Мәскәүдә яшим, күп вакытымны иремә багышлыйм. Сәнгатьтән читләшмәдем, актерлык осталыгы буенча курсларга йөрим. Тиздән репертуарымны яңа җырлар белән тулыландырырга уйлыйм. Үземне фотомодель буларак та сынап карарга телим, реклама һәм кинода төшәргә хыялланам.

— Ирең сәнгать кешесеме?

— Ирем сәнгать кешесе түгел, ләкин ул бик талантлы. Һөнәре буенча ул инженер. Ул ачык йөзле, тәрбияле, акыллы кеше. Һәркем белән уртак тел таба белә, аның белән беркайчан да күңелсез булмый. Тормышта сине хөрмәт итүче, аңлаучы кеше кирәк. Өеңдә тынычлык булмаса, иҗат итеп булмый.

— Ничә ел бергә торасыз?

— Аллаһыга мең шөкер, бергә торуыбызга 6 ел. Никахлашуыбызга 5 ел, 2014 елда законлы рәвештә ир белән хатын булдык. Шәхси тормышым хакында артык күп сөйлисе килми. Бер сүз белән әйткәндә, мин бәхетле.

— Бәби алып кайтырга җыенмыйсызмы?

— Андый теләк бар һәм ул бик көчле. Әти-әни булырга без әзер. Бәби алып кайтасыбыз килә, инде вакыты җиткәндер дип уйлыйбыз. Якын киләчәктә булыр, үзебез дә көтәбез. Әлегә барлык серләрне дә чишеп бетерәсе килми.

— Нинди кешеләрне яратасың?

— Игелекле, пөхтә, акыллы, укымышлы, тырыш, кайгыртучан, юмор хисле, гади, үз максатларына ирешүчән кешеләр ошый. Мин матурлыкны яратам, шуңа күрә һәр нәрсәдән матурлык эзлим. Кешеләрнең сиңа уңай мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, үзең юньле бул.

— Буш вакытларыңда нишлисең?

— Ашарга пешерергә яратам. Буш вакытларымны актив рәвештә уздырырга тырышам, шуңа күрә сәяхәт итәм һәм спорт белән шөгыльләнәм. Үземнең идеяларым бар, шуларны гамәлгә ашыру юнәлешендә эшлим.

— Дилия, нинди сәер гадәтләрең бар?

— Минем бик озак уйланып утыра торган гадәтем бар. Бер ноктага карап, 4-5 минут күземне дә йоммыйча, сөйләшмичә, тик кенә утыра алам. Кешеләр әлеге хәләтемнән курка.

Үз-үзем белән сөйләшәм — андый сәерлегем дә еш күзәтелә.

Затлы һәм сыйфатлы, кулдан эшләнгән әйберләргә сәгатьләр буе карап тора алам.

— Үзең турында гайбәтләр ишетсәң, күңелең төшәме? 

— Күңелем төшми, бөтенләй игътибар итмим. Гайбәт сүзләр таратучылар — көнләшүчеләр һәм эшсезләр.

— Җырчылардан кемнәрнең иҗатын яратасың?

— Санап китсәң алар бик күп. Зәйнәб Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Раях Фасыйхов, Филүс Каһиров, Ришат Төхватуллинның җырларын бертуктаусыз тыңлый алам.

Чыганак:Интертат.ру

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram