Зөһрә Сәхәбиева Филүс Каһировка рәнҗи: «Хәйдәрнең җырларын рөхсәтсез яздыра»

 

 

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
Фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов
«Хәйдәр белән беркемне дә чагыштырып булмый. Ул киңкырлы җыр һәм опера сәнгатендә иң югары планка. Хәйдәрнең әзер репертуарын алып җырлаганда, аның исемен әйтмәүләренә рәнҗим. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы! Аның җырларын кабатларга кирәкми, Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар. Һәр җырчының үз репертуары булсын!» — дип сөйләде Зөһрә Сәхәбиева “Интертат”ка.

— Зөһрә ханым, бездә яхшы тавышлы җырчыларны Хәйдәр Бигичев белән чагыштырып карау бар, бу хакта ни уйлыйсыз?

— Чагыштырулар була инде ул. Чагыштыручының уе, фикере, аңлау дәрәҗәсе нинди була бит әле. Мин халыкның үзе тарафыннан: “Нигә бу җырчылар Хәйдәр Бигичевның җырларын алып җырлыйлар икән, булдыра алмагач? Җырны бозалар, үзләрен төшерәләр. Хәйдәр Бигичевның җырларын бары тик үзеннән генә тыңлыйсыбыз килә”, — дип еш ишетәм.

— Татар эстрадасында Хәйдәр абый белән янәшә куярлык җырчылар бармы?

— Ул башкарган әсәрләрне, җырларны берәү дә Хәйдәрнең үзе кебек башкара алмый. Хәйдәр ул киңкырлы җырчы һәм опера сәнгатендә иң югары планка. Шушы югарылыкка омтылган яшь талантлар килеп чыкса, мин чын йөрәгем белән сөенәм. Чөнки татар җыр сәнгате артка тәгәрәргә тиеш түгел. Ләкин бүгенге көндә бу югарылыкка җиткән бер җырчыны да күрмим. Дөрес, вокал, югары культура, милли моң белән җырлаучы һәм опера юнәлешендә уңышлы эшләүче Илһам Вәлиевны гына атый алам. Романс жанрына килсәк, бик нечкә хис белән оста башкаручы Руслан Сәйфетдинов бар.

— Хәйдәр Бигичевның җырлары һаман популяр. Кайберләрен үзгәртеп башкаручылар күп. Хәйдәр абыйның репертуарыннан җыр алучылар башта сездән рөхсәт сорыйлармы?

— Кызганычка каршы, күбесе рөхсәт сорамый. Күрәсең, андый культурага ия түгелләр. Сез генә түгел, халык та миннән нәкъ шушыны сорый. “Зөһрә ханым, нигә сез Хәйдәр Бигичев җырларын башка җырчыларга җырларга рөхсәт итәсез соң?” — дип киная белдерәләр. Хәйдәрнең әзер җырларын алып файдаланганда исемен дә әйтмәүләре өчен рәнҗим. Аның җырларын сәхнәдән башкарганда вакытта «Хәйдәр Бигичев репертуарыннан» дигән сүзләре дә юк. Гомумән, Хәйдәр җырларын яздырып, дисклар чыгаручыларга мин каршы. Аның җырларын кабатларга кирәкми, киләсе буынга тарихи дөреслек калырга тиеш. Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар. Һәр җырчының үз репертуары булсын! Әгәр бик ошаткан җырларын җырлыйсылары килсә, сәхнәләрдә башкаруларына сүзем юк. Әмма Хәйдәр Бигичев репертуарыннан дип әйтергә тиешләр, моның белән алар үзләрен генә үстерәчәкләр.

— Филүс Каһиров җырлый башлагач, “йөз елга бер генә туа торган талант” Хәйдәр Бигичевка алмашка килгән җырчы, диделәр. Сез аны ничек кабул иттегез? Хәйдәр Бигичев белән Филүс Каһировның җырлаулары чыннан да охшашканмы соң?

— Тавышлы бер җырчы килеп чыккач, шатландым. Филүс Каһиров консерваториягә укырга кергәч, аңа ярдәм итү йөзенән «Хәйдәр абыеңны тыңла, аның башкару осталыга игътибар ит, яхшы вокал белән яхшы җырлаучыны тыңлау файда бирә», — дип җырларын бирдем, ләкин мин аңа бу җырларга хуҗа бул, аларны яздыр, дип әйтмәдем. Дөрес, җырлавына каршы килмәдем. Ә ул бу җырларның кайберләрен яздырган, аудио дисклар да чыгарган, өстәвенә Хәйдәр Бигичев репертуарыннан дип тә куймаган, бу да минем күнелемне бик рәнҗетте. Филүс сәхнәгә Хәйдәр репертуары белән чыкты.

Чагыштыруга килгәндә, Хәйдәр белән Филүсне мин бөтенләй чагыштыра алмыйм. Алар икесе ике төрле. Хәйдәрдә культура бүтән. Хәйдәр гомере буе җыр сәнгатенең бөтен өлкәләрен колачлап эшләде: опера сәнгатенең иң югары ноктасына менде, татар халык жырларын тумыштан канында булган, йөрәгеннән чыккан татар моңы белән башкарды. Хәйдәрнең уникальлеге дә шунда — ул опера һәм татар халык җырчысы иде. Үзе тудырган җырларга килсәк, алар бихисап күп. Аларны Хәйдәр иҗади яктан якын килеп, кат-кат эшкәртеп, җитмәгән җирен җиткереп, җырларны шедеврга әйләндерә иде. Аңа бик күп композиторлар һәм шагыйрьләр рәхмәтле. Минемчә, нәкъ менә шушы йөрәк көчен биреп, җан җылысын өреп Хәйдәр камиллеккә җиткергән әсәрләрне җиңел генә җырлап йөрүчеләр түбән дәрәҗәдә башкарып сәнгатьнең үсешенә зыян китерә. Безнең илдә башкаручы хокукы дигән закон юк. Алга киткән илләрдә ул бар. Бездә дә ул тиздән ныгыр, Иншаллаһ. Ә бу дөньяда зур мирас калдырып киткән шәхесләрнең рухи мирасына хокук тота алган кешеләр — фәкать аның гаиләсе һәм балалары гына була ала…

«Соңдыр шул, соңдыр» җыры (Роберт Миңнуллин шигыре, Илгиз Закиров көе) Филүс Каһиров башкаруында:

Хәйдәр Бигичев башкаруында:

Чыганак:Интертат.ру

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram