Дагыстан Татарстан белән авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә тармакларында хезмәттәшлек итәчәк

Министр фикеренчә, ике республика арасындагы багланышларны үстерүгә Казан һәм Махачкала туры авиарейслары ачылу ярдәм итәчәк. Аның сүзләренчә, төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә тармакларында үсәргә мөмкин.

“Татарстан – Россиякүләм һәм дөньякүләм әһәмияткә ия чаралар уздыру мәйданы. Моңа да без үзебезнең коллегаларыбыздан өйрәнәчәкбез. Шулай ук транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагындагы тәҗрибәне дә үзләштерәчәкбез. Без Татарстанда юлларның яхшы төзелгәнен, җәмәгать транспорты ничек эшләгәнен беләбез, бу — безнең өчен файдалы”, — диде ул.

  • 3 август көнне Казан аэропортында Татарстан башкаласыннан Махачкалага даими, туры авиарейс ачылу тантанасы булды. Очулар атнага ике тапкыр – җомга һәм якшәмбе көннәрендә булачак.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram