Казанда рәсми төстә Кытай генераль консуллыгы ачыла

 

 

Казанда 22 августта Подлужная урамында рәсми төстә Кытай генераль консуллыгы ачыла. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов хәбәр итте.

Ул Идел буе консуллык округында баш илчелек булып, Идел буе федераль округы субъектларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

“Консуллык инде ачык, бары рәсми рәвештә Подлужная урамындагы башка бинага күченә. Моңа кадәр консуллык „Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә иде, хәзер күченәчәкләр һәм кешеләрне ачылышка чакыралар”, — диде Вахитов.

Рәсми ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Моннан тыш, агентлык әңгәмәдәшчесе Россия Тышкы эшләр министрлыгы үзәк аппараты вәкилләре катнашу мөмкинлеген әйтте.

  • Татарстан башкаласында Кытай генераль консуллыгы рәсми төстә 2016 елның октябрендә эшли башлады. Ведомство Спартаковская урамындагы „Сувар Плаза” сәүдә үзәгендә урнашкан иде.
  • Илчелек Идел буе консуллык округында баш илчелек булып, Идел буе федераль округында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram