Россия мәктәпләрендә биш баллы системаны бетерергә мөмкиннәр

 

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте мәктәпләрдә биш баллы системаны бетерү мөмкинлеген карый. Бу хакта “Известия” яза.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, бөтенроссия сыйфатны бәяләү системасын булдыру эшләре беренче ел гына бармый. Әмма укытучы бәяләү буенча заманча ысулларны белми.

Мәгариф системасына мондый глобаль үзгәрешләр кертү  өчен, укытучының квалификациясен күтәрү зарур, диде Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университеты Белем бирү сыйфатын күзәтү үзәге җитәкчесе Виктор Болотов.

“Биш баллы система күптәнге. Әлбәттә, аны үзгәртергә кирәк”, — дип саный Болотов. Аның сүзләренчә, күп баллы системага күчү мөмкинлеге бар иде, шулай ук 12 баллы система буенча зур проект та бар иде.

Болотов сүзләренчә, хәзер мәктәпләрдә 4 баллы система, чөнки “бер»ле билгесен куймыйлар диярлек. Әмма “3+” яки “4+” кебек билгеләр актив кулланыла.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram